Стәрлетамак районының Наумовка авылында 28 яшьлек диңгез пехотачысы, ике бала атасы Григорий Поскребышев белән хушлаштылар. Яшь ир исерек автомобильче китереп чыгарган юл-транспорт вакыйгысында һәлак булган.
Узган шимбәдә Стәрлетамакта 21.00 сәгать тирәсендә Ырынбур трактында, «Шайтаночка» кафесыннан ерак түгел "Suzuki SX4" һәм "Lada Granta" автомобильләре бәрелешкән. Чит ил машинасы руле артында Салаваттан нык исерек 46 яшьлек хатын булган. Ул башка административ хокук бозулар аркасында машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән.
Төп һөҗүм шофер ягына туры килә. Григорий, әнисе һәм сөйгәне белән туганнарына туган көн бәйрәменә китеп барган. Исерек автолединың кабыргасы сынган, хәзер ул да дәваханәдә, ә аның палатасын полиция саклый. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Яшь чагында Григорий диңгез пехотасында хезмәт итә, анда үзен батыр сугышчы итеп күрсәтә. Вакытлы хезмәттән соң ир такси хезмәтендә һәм автомәктәптә инструктор булып эшли, шулай ук үз теләге белән СВОга барырга җыена.
Фото: "Моя Уфа"