+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 февраль , 10:10

"Мин - доярка белән тракторчы кызы"

Башкортстанның атказанган артисты Иркә быел республикада аеруча күп эшли. Тамашачы аның иҗаты белән дә, кешелеклек сыйфатлары белән дә кызыксына.

"Мин - доярка белән тракторчы кызы"
"Мин - доярка белән тракторчы кызы"

Ә алар аның башкалар турында фикер йөртүеннән дә күренә.

Блогер Миләүшә Шәйхелисламовага тагын бер атказанганыбыз Гөлназ Асаева турында мондый фикерләрен әйткән:

"Гөлназ (мин аның исемен яттан беләм) Асаеваның гаиләсен беләм. Бик хөрмәткә лаек артист аның әтисе Рөстәм Асаев. Ул минем юбилемда кунак булып утырды. Минем әниемнең иң яраткан җырчысы ул.

Мин – доярка белән тракторчы кызы гына. Минем әти-әнием халык артистлары түгел. Алай да, әти белән әнинең йөзенә кызыллык китермәс өчен, без бөтен көчебезне куябыз. Чөнки әти-әни безгә тәрбия биргәннәр. Бу – бала өстендәге бик зур җаваплылылык. Гөлназ – чибәр кыз, буй-сыны бар, таланты бар. Менә тагын да үз өстендә эшләргә, әти-әнисе биргән мирасны саклап калу өстендә тырышырга кирәк", – дигән җырчы.

Ә сез бу хакта нинди фикердә, дуслар?

Фото: Иркәнең шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: