Башкаланың Затон бистәсендәге Әхмәтов урамында урнашкан сәүдә рәтләрендәге пекарня бинасына "Хендай" автомобиле бәреп килеп керә.
"Моя Уфа" телеграм-каналында хәбәр ителгәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, хатын-кыз-водитель педальләрне бутаган булырга мөмкин. Закон бозучыга сәүдә ноктасына кыйммәтле ремонт ясарга туры киләчәк.
Хәзер ЮХИДИ хезмәткәрләре вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын тикшерә.
"Уфа дәүләт автоинспекциясенең юл-транспорт һәлакәтләре полкының дежур частена шаһитлардан Затон микрорайонындагы юл-транспорт һәлакәтләре турында хәбәр килде. Беренчел мәгълүматлар буенча, "Хендай Крета" автомашинасы йөртүчесе Әхмәтов урамында урнашкан бинага бәрелгән. Юл һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәгән" ,- дип хәбәр итәләр башкала Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтеннән.
Фото: "Моя Уфа"