+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 февраль 2024, 16:21

Белоруссиягә искиткеч сәяхәт булды!

«Башкортстан-Белоруссия: озын гомерлелек» проекты кысаларында 40 кешедән торган "көмеш" яшьтәге туристлар Беларусь Республикасында булды. Сигез көнлек сәяхәтне «Башкортстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» проекты операторы оештырды.

Белоруссиягә искиткеч сәяхәт булды!Белоруссиягә искиткеч сәяхәт булды!
Белоруссиягә искиткеч сәяхәт булды!

- Бу - дүртенче ел гамәлгә ашырылучы социаль проект. 2020 елдан башлап анда 34 меңнән артык өлкән буын кешесе катнашты. Программа аларга сәяхәт итәргә, аралашырга, шатланырга мөмкинлек бирә, тормышны яңа мәгънәләр һәм уңай эмоцияләр белән тутыра, – дип аңлатма бирде Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Сәяхәттә катнашучылар тәэссоратлары белән уртаклашты.

- Бу истә калырлык сәфәр булды, бигрәк тә без Минскида «Беларусь-Башкортстан» халыкара форумында катнаша алдык. Республика Башлыгы Радий Хәбировны күрү, милли ризыкларны татып карау һәм туган музыканы ишетү бик күңелле булды. Бу искиткеч ил турында бик күп нәрсә белдек, шулай ук белорусларның сугыш елларында үз илләрен азат итүдә катнашкан Башкортстан сугышчыларын онытмавы турында да белдек һәм сөендек. Искиткеч сәяхәт өчен барлык оештыручыларга рәхмәт, – ди сәфәрдә катнашучыларның берсе Филзә Рахманова.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас