+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 февраль 2024, 13:09

Маталылар яңа һәйкәл булдыру яклы

Балтач районының Мата авылы халкы быел “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы (ППМИ) чикләрендә хәл итәсе мәсьәлә буенча йомгаклау җыелышына җыелды.

Маталылар яңа һәйкәл булдыру яклыМаталылар яңа һәйкәл булдыру яклы
Маталылар яңа һәйкәл булдыру яклы

Штәнде авылы биләмәсенең Мата авылы халкы быел программада катнашырга беренче сөйләшүдә үк карар кабул иткән иде. Хәзер исә халык йомгаклау җыелышына җыелды. Сөйләшү авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Вәлиев рәислегендә, “Агро-Профи” җәмгыяте вәкиле Фидаис Хәмәдуллин катнашлыгында авыл клубында үтте.

- Республика бюджетыннан бүленгән, халыктан hәм спонсорлардан кергән акчалар исәбенә тормышка ашырылучы программаны авыл халкы өчен мөhим эшкә юнәлтергә кирәк иде. Мин Бөек Ватан сугышында яу кырында башын салган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл эшләү яклы, - диде авыл старостасы Мөдәрис Талипов.

Бу тәкъдим, узган җыелыштагы кебек үк, сөйләшүгә килгән барлык халык тарафыннан хупланды. ППМИ буенча икенче җыелышта да авыл халкы бердәм фикер алышты. Конкурс шартларын уңышлы үтәр өчен проектны тормышка ашыру шарты буенча тиешле сумманы халыктан җыярга килештеләр. Биләмә территориясендә эшләп килүче “Агро-Профи” җәмгыяте вәкиле Фидаис Хәмәдуллин спонсорлык ярдәме күрсәтәчәген белдерде. Сөйләшү барышында Мөдәрис Талипов җитәкчелегендә инициатив төркем сайланды.

Җыенда авыл халкы, программа конкурсын үткән очракта, Мата авылында яңа һәйкәл барлыкка килер дигән өмет белән таралышты.

Рәшит ВӘЛИЕВ,
Штәнде авылы биләмәсе башлыгы.

Автор фотосы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас