+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 февраль 2024, 06:21

“Карлыгач” җылы көтә!

Чиратта – алтынчы проект. Ул да дәүләт яклавын табар, дигән ышанычта калабыз!

“Карлыгач” җылы көтә!“Карлыгач” җылы көтә!
“Карлыгач” җылы көтә!

“Урындагы башлангыч­ларга ярдәм” программасы кысаларында башкарылган эшләр соңгы елларда республикабыз авыл, шәһәрләренең социаль йөзен күркәмрәк итүдә генә түгел, урында яшәүчеләрнең проблемаларын хәл итүдә дә мөһим роль уйнады. Дәүләт әһәмиятендәге чараның быел да дәвам итүе халыкта зур яклау тапты. Үзгәрешләр бигрәк тә авыл биләмәләрендә ачык күренә.

Дүртөйле районының Суккул авылы хакимияте, мәсәлән, бу программада ул гамәлгә кергән елдан башлап актив катнаша. Узган алты елның бишесендә әлеге биләмәләрдә яшәүчеләр, җитди проектлар тәкъдим итеп, җиңеп чыкты.

Быел да матур башлангычта катнашып, суккуллылар тәкъдим ителгән проектларының уңай бәя алачагына ныклы ышана.
Суккул – Дүртөйле районындагы иң төзек һәм матур, халыкка яшәү шартларының барлык уңайлыклары булдырылган авыл. Ул – аграр тармакта зур казанышларга ирешкән һәм, авыл хуҗалыгы җитештерүендә дәүләт программаларында уңышлы катнашып, күрсәткечләре белән республикада үрнәк итеп куелган хуҗалык үзәге дә. Ленин исемендәге токымчылык заводының икътисади яктан тотрыклы булуы биредә һәр биш авылдагы социаль мәсьәләләрне дә уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

– Безнең авылларны районның социаль йөзен, халыкның тормыш дәрәҗәсен күрсәтүче буларак та кабул итәләр, чөнки район үзәге белән башкалабызны тоташтыручы юл безнең авыллар аша да үтә. Бу безгә мәртәбә генә түгел, җаваплылык та өсти. Иң мөһиме – кешеләр үзләре шуны тоеп, матурлыкка омтылып яши. Бу хәтта урам аша узганда йорт-кураларның кабатланмас матурлыгында да чагыла. Ә инде “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасын игълан ителгәч, анда җиңеп чыгардай проект белән катнашырга уйладык. Авыл халкының мондый омтылышын хуҗалык җитәкчесе Альберт Дәүләтбаев та хуплады. Дөресрәге, матди ярдәм белән булышлык итәргә булды, – ди Суккул авылы хакимияте башлыгы Самат Байгускаров.

2018 елдан башлап, әлеге проект кысаларында “Карлыгач” балалар бакчасының иске тәрәзәләре алмаштырылган. Икенче елда Юкәлекүл авылы клубының түбәсе ремонтланган. 2020 елда Атсөяр авылы зиратына койма тотылуы да халыкта зур яклау таба. 2021 елда Үткен авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск ачып, сквер булдыру да хуҗалык тарихында истәлекле сәхифә булып теркәлгән. 2022 елда шундый ук куанычлы вакыйга Мәмәдәл авылында булды. Әлеге чара район күләмендә үткәрелеп, башкала кунаклары катнашлыгында узды. Авылда газизләрен фронтка озатучы ана һәйкәле һәм исемнәре ташка уелып мәңгеләштерелгән ветераннар хөрмәтенә куелган обелиск бүген авыл халкы өчен иң изге урынга әверелде...
Ниһаять, авыл Советы хакимияте башлыгы Самат Хәлфи улы “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында быел да катнашырга чакырып, авыл халкына мөрәҗәгать иткәч, кешеләр тәкъдимне хуплап каршы алды.

Әлбәттә, халык белән очрашу бик җанлы үтте. Әһәмиятле, кызыклы проектлар тәкъдим ителде. Шулар арасыннан Суккул авылындагы “Карлыгач” балалар бакчасының җылылык системасын ремонтлау белән бәйле булганына өстенлек бирелде.
Билгеле, мондый фикер беркемдә дә ризасызлык та, икеләнү дә тудырмады. 1980 елда төзелгән әлеге бинаны өстәмә җылыту кирәклеге турында әти-әниләрнең тәкъдимнәре элегрәк тә булган иде.

– Әлеге вакытта бирегә, Суккулдан тыш, Мәмәдәл, Юкәлекүл һәм Атсөяр авылларыннан 33 бала йөри. Бина ярты гасыр чамасы элек төзелгән. Биредә сабыйларга ял итү, шөгыльләнү һәм уйнау өчен барлык шартлар да бар. Җиде кешене берләштергән коллективта балалар белән төрле юнәлештә тәҗрибәле белгечләр, педагоглар эшли. Тик соңгы елларда, аеруча кыш көннәрендә, бүлмәләрдә салкынлык тоя башладык. Җылыту системасын яхшыртасы бар. Без әлеге проектның уңай бәя алып, конкурс таләпләре буенча җиңеп чыгачагына ышаныч белдерәбез, – ди балалар бакчасы мөдире, инициатив төркем җитәкчесе Ләйсән Фәрхетдинова.

Әйткәндәй, проектның гомум бәясе 700 мең сумга якын тәшкил итә. Спонсорлар да ярдәм күрсәтергә вәгъдә биргән. Бюджетның бер өлеше – халык исәбеннән. Әлбәттә, сабыйларга ярдәм итүдә урындагы токымчылык заводы төп иганәче булачак.

“Карлыгач” балалар бакчасы Суккул авылына кергән җирдә үзе бер кечкенә сабыйлар шәһәрчеге кебек тора. Биредә елның теләсә кайсы мизгелендә балалар мәйданчыгы малайлар һәм кызларның шат тавышларыннан гөрләп тора. Уен мәйданчыгында ниләр генә юк! Нәкъ шушы сабыйлар шәһәрчегенең бизәлеше белән “Карлыгач” район бәйгеләрендә мактаулы урыннарга ия булды. Ә “Кояшкай” вокаль ансамбленең һәм “Салават күпере” биючеләр коллективының яшь артистлары “Карлыгач” данын бөтен районга танытты. Талантлы балаларның да “кечкенә йорт”ларын тагын да җылырак итәргә теләве өлкәннәрнең дә проектның хуплау табачагына ышанычын арттыра.

Гөлшат Нәбиева,
Суккул авыл Советы хакимиятенең I категорияле белгече.
Дүртөйле районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас