Һәркемнең матур яшисе килә
– Арабызда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр аз түгел: кемдер тумыштан сәламәтлеккә туймый, икенче берәүләр кинәт авыр язмышка дучар булган, имгәнгән, җәрәхәтләнгән, гомерлек сырхауга тарыган. Ә һәркемнең дә Ходай биргән гомерен мөмкин кадәр матуррак итеп яшисе килә! Шуңа күрә дә җәмгыятебезнең физик мөмкинлекләре чикле гражданнарына игътибарлы, ярдәмчел булуы зарур. Алар үзләрен тормыш арбасыннан төшеп калган кешеләр дип хис итмәскә тиеш, – ди Борай район үзәгендә уңышлы эшләп килүче “Кояш нуры” социаль адаптация һәм абилитация үзәге җитәкчесе Елена Шумских. – Шуңа да республикабыз Башлыгының әлеге башлангычын без, әлбәттә, хуплап каршы алдык.
“Кояш нуры” үзәге 2021 елның 28 августында барлыкка килә. Аны Елена Викторовна физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен оештыра. Әмма үзәккә балалар, үсмерләр генә түгел, 20, 30, 40 яшьлек борайлылар да бик теләп йөри башлый.
“Адәм баласы өчен иң кыен нәрсә – ул үзеңне җәмгыятьтән аерылган итеп тою, замандашларың белән аралаша алмау. Ә бу депрессиягә китерә, – ди Елена Викторовна. – Балалар һәм үсмерләр исә яшьтәшләре арасында физик яктан да ныгый төшә, психик сәламәтлеге, үсеше күзгә күренеп яхшыра”.
Елена Шумских “Кояш нуры”н тиктомалдан гына оештырмаган: ул – гомере буе сәламәтлеккә туймаучы энесен үз баласы кебек кадерләп тәрбияли, шуңа күрә дә бу төркемгә караган кешеләрнең проблемаларын үз җилкәсендә, тәҗрибәсендә өйрәнгән.
– Энем Димага хәзер инде 37 яшь, – дип сөйли ул. – Аңарда “Даун синдромы”, хәзер андый балаларны “кояш балалары” дип тә атыйлар. Җиде яшеннән энем минем тәрбиядә. Үз кызым белән бер яшьтә алар. Туганымны язмыш кочагына ташлау, ниндидер махсус учреждениегә урнаштыру уен беркайчан да якын китермәдем. Әлбәттә, инвалид кешене карау – бик җаваплы эш, аны һәрчак җиренә җиткереп башкарырга тырыштым.
Елена Шумских Казахстанда дөньяга килгән, балачагы һәм үсмерлек еллары Нижневартовск шәһәрендә узган, Омск технологик институтын тәмамлаган, озак еллар Ноябрьск шәһәрендә эшләгән.
– 2015 елдан Борай районының Вострецово авылында яшибез, – ди ул. – Кодаларыбыз шушы төбәктән. Бу гүзәл яклар беренче күрүдән күңелемә хуш килде. Кешеләре дә шундый ягымлы, ярдәмчел! Шуңа күрә Вострецоводан җир участогы сатып алып, өй төзедек. Энемә дә табигатькә якынрак булу уңай тәэсир итте, аның хәле күзгә күренеп яхшырды. Яшелчәсен, җиләк-җимешен рәхәтләнеп үзебез үстерәбез.
Борайда физик кимчелекләре булган балалар өчен тәгаенләнгән махсус үзәк булмавын белгәч тә, Елена Викторовна аны оештыру теләге белән яна башлый. Әлбәттә, барлык хыяллар да тиз арада чынга ашмый, аңа күп кенә бусагаларны таптарга туры килә.
– Борай районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка чиксез рәхмәтлемен, – ди әңгәмәдәшем. – Ул хакимиятне җитәкләгәч, боз урыныннан кузгалды. Гозеремне игътибар белән тыңлагач, ул миңа кичекмәстән ярдәм кулы сузды. Өч көн эчендә “Кояш нуры” өчен “Океан” бассейны бинасында бөтен уңайлыклары булган зур, якты бүлмә бирелде. Биредә чәй эчеп алыр өчен җиһазландырылган урын да, бәдрәф тә бар. Акрынлап биләмәбез өстәлләр, утыргычлар, төсле принтер, ноутбук, “ком терапиясе” өчен яктылык өстәле, балалар өчен мини-батут белән баетылды, идәнгә йомшак келәм түшәлде.
Бергә күңелле!
“Кояш нуры”на үзәк әгъзалары атнасына ике тапкыр йөри. Бу көннәрне алар көтеп ала, чөнки биредә язмыш сынауларыннан өшегән күңелләренә җылылык, теләктәшлек таба.
Үзәккә йөрүчеләр арасында, алдарак әйтелүенчә, төрле яшьтәге кешеләр бар, әмма биредә алар үзләрен бер гаилә кебек хис итә. Һәрхәлдә, алар белән аралашканда шундый тәэсир калды.
– Мин бирегә кызым Ирина белән йөрим, – ди Фенера Нәфыйкова. – Ул 24 яшендә, студент чагында башына катлаулы операция кичергәннән соң күрү сәләтен югалтты. Күрсәтмәгән табибларыбыз, йөртмәгән дәваханәләр калмады, әмма ачы язмышыбыз белән килешергә туры килде. Гел генә елап, борын салындырып, дүрт стенада бикләнеп утырып булмый бит. Кызым да көчле рухлы шәхес икәнен күрсәтте: сукыр көенә укып бетереп диплом алды. Хәзер инде аңа 42 яшь. Ул – минем ярдәмчем: савыт-саба да юа, өй дә җыештыра, бәйләм бәйләү белән мавыга. Ничек кенә булмасын, өметне югалтмыйбыз, бәлки, киләчәктә сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа технологияләр кулланылышка кереп, күрү сәләтен югалтканнар да бу дөнья матурлыгына яңадан соклану мөмкинлегенә ия булыр.
Фенера Борисовна районның иҗтимагый тормышында кайнап яши, үзе кебек үк балаларын “Кояш нуры”на йөртүче әниләр Рида Галиәхмәтова, Ләлә Әсхәдуллина, Тәнзилә Килмәтова белән махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен маскировка челтәрләре үрүдә актив катнаша. Үзәк әгъзалары бергәләп яугирләребез өчен 200 махсус шәм эшләп, гуманитар конвой белән фронтка озаткан.
– Безгә Борай Балалар иҗаты үзәге зур ярдәм күрсәтә, – ди Елена Шумских. – Аның педагогы Эльвира Исламова “Тылсымлы сандык”, “Оста куллар” түгәрәкләрен алып бара. Безнекеләр, шулай ук, атнасына дүрт тапкыр бассейнда бушлай шөгыльләнә. Бу уңайдан тренер Рәшит Әмировка зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Психолог Илфира Әмирова һәм логопед-дефектолог Лариса Нурмөхәммәтова да тәрбияләнүчеләребез белән шәхси вакытын кызганмыйча, ихлас күңелдән шөгыльләнә.
Үзәк әгъзалары үз куллары белән теккән, бәйләгән, ясаган әйберләрен ярминкәләрдә сатуга да чыгара, кергән табыш, әлбәттә, “Кояш нуры”ның матди-техник базасын ныгытуга тотыныла.
– Без туган көннәрне, башка истәлекле даталарны матур итеп чәй табыны артында җыелышып үткәрергә яратабыз, бер-беребезне кечкенә бүләкләр белән дә шатландырабыз, – ди үзәк җитәкчесе. – Физик мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче әниләргә дә эмоциональ ял итеп алу бик кирәк.
Хокукый белем белән коралланып
– Елена Викторовнага барыбыз да бик рәхмәтле, – ди Наилә Зунилова. – Ул безгә законнарны, нинди хокукларга ия булуыбызны җенлекләп аңлата. Минем улым Румиль моңа кадәр икенче группа инвалиды статусында йөрде, ә “Кояш нуры” барлыкка килеп, без бирегә йөри башлагач, Елена миңа баламның беренче группа инвалидлыкка хокуклы булуын, бу статусны алыр өчен, нинди кәгазьләр тутырырга, кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты. Хәзер улыма беренче группа инвалидлык бирделәр, бу исә аның пенсиясенең күләмен арттырды. Минем кебек ярдәм алган әниләр үзәгебездә берничә.
Киләчәккә якты уй-ниятләр белән
– Физик кимчелекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре җәмгыятебездә үз урынын табып, күркәм яши алсын дигән омтылыш белән эшлим, – ди “Кояш нуры”ның җитәкчесе. – Бергә һәм бердәм булганда авырлыкларны җиңелрәк кичереп була бит. Безнең ватсапта төркемебез бар, анда көн саен аралашып торабыз, нинди дә булса проблема килеп туса, тиз арада хәл итәргә тырышабыз, “В Контакте” социаль челтәрендә дә активбыз.
Мине борчыган мәсьәләләргә килгәндә, Борайда коррекцион мәктәп булмавы күңелне кыра, безнең үзәккә йөрүче балалар һәм үсмерләр өйләрендә генә белем ала, ә махсус мәктәпкә йөрү мөмкинлеге булса, ничек сөенерләр иде алар! Шифаханәләргә бушлай юллама алу да проблемаларсыз гына булмый. Минем максат – физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әти-әниләрне кыюрак булырга, үз дөньясына бикләнмәскә, хокукларын өйрәнергә дәртләндерү дә. Киләчәктә “Кояш нуры”нда хореография, вокал түгәрәкләрен ачу хыялы да бар.
Менә шундый күркәм уй-ниятләр белән яши зур йөрәкле, үзе кебек җиңел булмаган язмышлы әниләргә ихлас ярдәм кулын сузучы бу шәхес. Быел, “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы”нда, бу якты планнарның күбесе тормышка ашар дип ышанасы килә.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.
Автор фотосы.