+4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль , 09:50

Диананы үләргә калдырган иде...

Әнвәр Нургалиевның сеңлесе Дананың үлемендә шикләнүче кеше журналистларга 100 мең сум бирергә әзер.

Диананы үләргә калдырган иде...
Диананы үләргә калдырган иде...

Бу хакта Әнвәр Нургалиев болай сөйли:

«Латыйповның абсурд театры. Минем туганым, 3 кечкенә бала анасы Диананың фаҗигале вафатына тиздән 1 ел була. Гаепләнүче ягы бөтен әдәп һәм намус чикләрен узды. Латыйпов, исерек килеш, коточкыч юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарды, куркак җан булып җинаять урыныннан (бөтен компаниясе) качып киткән, безнең Диананы үләргә калдырган.

3 адвокат алыштырды, хәзер хастаханәләр буенча йөри башлады, мескен. Үз күрсәтмәләреннән тулысынча баш тарта, процессны махсус суза, гаебен танымый, аның ялганыннан суд та арыгандыр, дип уйлыйм.

Игътибар! Хәзер гаепләнүче як тагын да түбәнчелеккә бара. Алар, минем исемемне хур итеп язар өчен, журналистлар эзли башлаган. Бәясе дә билгеле – 100 сум. Имеш, мин популярлыгым белән җәмәгатьчелекне алдалыйм. Мин Диана өчен абый, ә популяр артист түгел. Ул моны аңламый.

Латыйпов, исеңдә тот! Мин соңга кадәр Диананың исемен яклаячакмын. Сиңа мондый эшләр белән шөгыльләнергә киңәш итмим.

Ул ир-ат буларак җавап бирә алмый. Мин судның гаделлегенә ышанам»

Фото: Әнвәр Нургалиевның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: