+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 февраль 2024, 16:09

"Русия" форумында Башкортстан көннәре узачак

20 февральдә "Русия" халыкара күргәзмә-форумы кысаларында оештырылачак "Үзебезнекен ашыйк!" экспозициясендә Башкортстан Республикасы көннәре старт алачак. Бу көннәрдә төбәк үзенең агросәнәгать комплексының күптөрлелеген тәкъдим итәчәк.

"Русия" форумында Башкортстан көннәре узачак"Русия" форумында Башкортстан көннәре узачак
"Русия" форумында Башкортстан көннәре узачак

Фудкортта бавырсакларны татып карарга мөмкин булачак. Шулай ук биредә сыер һәм тавык итеннән бәлешләр, төрле эчемлекләр сатылачак. Бу атнада чәй эчү церемониясендә башкорт балы һәм иван-чәй дә тәкъдим ителәчәк.

Авыл ярминкәсенә төбәк җитештерүчеләре бал, тәм-томнар, ит деликатеслары, кымыз һәм башка продуктлар алып киләчәк. Төп вакыйгаларның берсе башкорт фермеры - елкычы оештырган флешмоб булачак.

Башкортстан көннәре күргәзмәдә 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас