Республика ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, авария кичә кичке сигезләр тирәсендә тимер юл аша чыга торган урында булган. Ашыгыч ярдәм машинасындагы кешеләрне коткаручылар ачып чыгарган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, ашыгыч ярдәм машинасындагы 1956 елгы пациент һәлак булган. Ике фельдшер, шофер һәм пациентны озата баручы кеше имгәнгән. Тимер юл полотносына зыян килмәгән, поездлар тоткарланмаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «ашыгыч ярдәм» шоферы тимер юл аша "кызыл" светофорга чыгып өлгерергә уйлаган, ул пациентны тизрәк дәваханәгә алып барырга ашыккан. Локомотив кинәт килеп чыккан бу машина белән бәрелешүдән котылу өчен тормозга баскан, ләкин бу аңа ярдәм итмәгән.
Фото: "Башинформ"