+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 февраль 2024, 12:30

Уфалы башлангычы буенча Президент “Сәламәт әни көне”н булдырырга тәкъдим итте

Русия Президенты баланың беренче елларында яшь әниләр турында хәстәрлекнең мөһимлеген билгеләде.  

Уфалы башлангычы буенча Президент “Сәламәт әни көне”н булдырырга тәкъдим иттеУфалы башлангычы буенча Президент “Сәламәт әни көне”н булдырырга тәкъдим итте
Уфалы башлангычы буенча Президент “Сәламәт әни көне”н булдырырга тәкъдим итте

— "Сәламәт бала көне” үрнәгендә мондый «Сәламәт әниләр көне”н булдырырга һәм яшь әниләр белән даими рәвештә психологик яктан да, төрле медицина белгечләре линиясе буенча да эшләргә һәм ярдәм итәргә мөмкин булыр иде. Барысын да тормышка ашырырга тырышырбыз, – диде Владимир Путин.

Яңа туган балалары булган хатын-кызларга бала тудырганнан соң ярдәм системасын күздә тотуны Президентка Уфадан Наталья Агеева — яшь әни һәм «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы финалисты сорады.

— Хатын-кыз әни булгач, аеруча беренче тапкыр, аның тормышы 180 градуска әйләнә. Һәм ул организмында нәрсә булганын аңлап бетерми, – дип билгеләп үтте Наталья Агеева.
Аның фикеренчә, проблеманы мәҗбүри медицина страховкалавы кысаларында эшләячәк федераль программа булдыру ярдәмендә хәл итәргә мөмкин, ягъни хезмәтләр хатын-кызлар өчен бушлай булырга тиеш.

— Аңлаешлы һәм уңайлы планлы тикшеренү календаре булдырырга кирәк, аны алгач, әни, мәсәлән, 3, 6, 9 яисә 12нче айда (бала туганнан соң) теге яки бу белгечләрне узарга, киңәшләр, дәвалану алырга, яки кирәк булганда исәпкә басарга тиешлеген күрә алачак, – диде форумда катнашучы.

Моннан тыш, хатын-кыз өчен белгечләр тарафыннан "бер тәрәзә" режимында бер көндә, яки хәтта берничә сәгатьтә тикшеренү узу мөмкинлеген булдыру мөһим. "Инициатива чыннан да тормышка ашырылыр һәм файдалы булыр дип өметләнәм", - дип белдерде Наталья Агеева.

Фото: «Подслушано в Башкирии» телеграм-каналы

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас