+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль , 16:35

15 ел җыйган акчасын мошенникларга күчергән

Уфа полициясенә 73 яшьлек мәгариф учреждениесе хезмәткәре мөрәҗәгать иткән.

15 ел җыйган акчасын мошенникларга күчергән
15 ел җыйган акчасын мошенникларга күчергән
Башкортстанда яшәүче хатын-кыз мошенникларның тозагына эләгә һәм аларга 15 ел буена җыйган 5 миллион сумга якын акчасын бирә. Уфа полициясенә 73 яшьлек мәгариф учреждениесе хезмәткәре гариза белән мөрәҗәгать итә. Ул бер мессенджерда билгесез номердан хәбәр алганлыгы турында сөйли. Бу кеше үзен ул эшләгән колледжның директоры дип таныштыра. Гариза бирүче аның белән таныш булмаган, әмма исеме һәм фотосы ышаныч уяткан.
Ир-егет хатынны банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең тиздән шалтыратуы турында кисәткән. Зыян күрүче моңа ышанган һәм ялган белгечләр белән элемтәгә кергән. Алар аңа банк счетында шикле операцияләр турында әйтә һәм акчаны саклап калуда ярдәм тәкъдим итә. Аферистлар барлык акчаларны алып, махсус исәпкә күчерергә куша. Мошенниклар күрсәтмәсе буенча өлкән яшьтәге хатын банк хезмәткәрләрен алдый һәм килүенең чын максатын әйтми.
Биш көн дәвамында хатын төрле банкоматлар аша җинаятьчеләргә акча җибәрә. Аны үтеп баручылар, банк хезмәткәрләре, полиция кисәтә, ләкин беркем дә туктата алмый. Нәтиҗәдә, ул 15 ел дәвамында җыйган 5 миллионга якын акчасы мошенниклар кулына җибәрә.
Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

 
 
Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: