+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 февраль 2024, 08:30

Үтәгәнлеләр аек тормыш яклы

Бүген республикабызда аек һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкны җәмәгать тормышында катнашуга җәлеп итү, үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, халыкларның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен тергезү кебек максатларны күз уңында тотып оештырылган “Аек авыл” конкурсы турында белмәгән, аның асылын, әһәмиятен аңламаган бер генә авыл биләмәсе дә юктыр. 2019 елда старт алган әлеге республика бәйгесендә кырмыскалылылар да елның-елында актив катнашып килә. Быел район данын Үтәгән авылы яклый һәм “Аек авыл” исеме өчен көрәшә.

Үтәгәнлеләр аек тормыш яклыҮтәгәнлеләр аек тормыш яклы
Үтәгәнлеләр аек тормыш яклы
Әһәмиятле конкурс

Соңгы елларда гына Иске Муса, Сихонкин, Күлләр авыллары район данын республика күләмендә лаеклы якладылар. Быел исә мондый зур миссия 10 авыл арасында җиңү яулаган Үтәгәнгә йөкләнде. Район этабында призлы урыннар яулаучы Үтәгән, Ибраһим һәм Югары Төкен авыллары 100, 80 һәм 60 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнделәр. Бу акчаны алар мәдәни-ял, спорт һәм мәгариф учреж­дениеләренең матди-техник базасын ныгыту, урындагы көнкүреш мәсьәлә­ләрен хәл итү һәм авылны төзек­ләндерү өчен файдаланды.
Бу бәйге кырмыскалылыларга яхшы мәгълүм. Ул гына да түгел, республика күләмендә яхшы нәтиҗә күрсәткән очракта, зур күләмдә финанс ярдәм алу мөмкинлеге бар. Бу акчага авылдагы мөһим мәсьә­ләләрне хәл итәргә мөмкин. Ә иң мөһиме – конкурста катнашу чорында авыл да танымаслык булып үзгәрә – төрле чаралар оештыру барышында ул танылу ала, күпме кешеләрне үзенә җәлеп итә, урындагы халык та байтак чараларга әзерлек чикләрендә берләшә, дуслаша, үз авылы өчен горурлык хисе барлыкка килә, яшь буында да кече Ватанга карата мәхәббәт хисләре ныгый.
Мәсәлән, узган елда муниципаль этапта җиңү яулаган Күлләр авылы республика дәрәҗәсендә дә лаеклы чыгыш ясады һәм “Кече авыллар” номинациясендә җиңү яулап, аек авыл исемен генә түгел, 1,5 миллион сум күләмендә акчалата бүләк алуга да иреште. Бу акчага авылда балалар мәйданчыгы һәм мемориаль комплекс төзелде.

Зур максатлар куеп

Үтәгәнлеләр дә район данын лаеклы яклау өчен зур тырышлык сала. Биредә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чаралар берсен–берсе алмаштырып кына тора. Агымдагы елның 10 мартына кадәр алар республика күләмендә “Аек авыл” исеменә лаек булуын барысына да исбатларга тиеш. Бу уңайдан сынатмаслар, дип ышанасы килә. Чөнки кечкенә авыл бүген районда иң актив һәм җанлыларның берсе. Биредә тормышка ашырылучы проект “Урал батыр” эпосындагы кыйммәтләргә нигезләнгән. Чаралар планы күп­кырлы, чагу һәм мавыктыргыч, төрле яшь категориясендәге кешеләргә файдалы һәм кызыклы булырлык итеп төзелгән һәм күп юнәлешләрдә тормышка ашырыла. Шуларның бер­ничәсенә тукталып үтәсе килә. Шуны да әйтергә кирәк, узган елларда әлеге конкурс чик­ләрендә оештырылган чаралар быел кабатланмый, һәрберсе яңа, үзен­чәлекле һәм фәкать авыл тарихы, анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкү­реше белән тыгыз бәйле.

“Балалар – безнең киләчәк”

“Урал батыр” эпосы пропагандалаган кыйммәтләр нигезендә корылгач, ул, әлбәттә, аны өйрәнүдән башланды. Бу уңайдан мәктәп укучыларына “Урал батыр” эпосы буенча төшерелгән анимацион фильм күрсәтелде.
Әйткәндәй, балалар өчен чаралар аеруча күп каралган һәм аларның һәммәсеннән фәһем алу мөмкинлеге бар. Мәктәп укучылары, мәсәлән, “Туклану культурасы” семинарында катнашып, байтак эчемлекләрнең организмга файда китереп кенә калмый, аны савыктырырга сәләтле булуы турында белде.
Бу уңайдан Яңа Кыешкы авылыннан Рәүфә һәм Рәфил Йөзлекбаевлар чия, алма, балан, миләш кебек җиләк-җимештән кайнатылган эчемлекләр тәкъдим итте һәм аларны әзерләү рецептлары белән көйләүгә. Үтәгән авылында туып-үскән Минзәлә Баязитова һәм Мәүлидә Таҗетдинова семинарда катнашучыларны үлән чәйләре белән сыйлады. Мондый чәйләр, составындагы үлән төрләренә карап, кан басымын көйләүгә, ашказан-эчәк тракты проблемаларыннан арынуга һәм тонусны күтәрүгә булышлык итә. Гөлнәзирә Хәмитова менә инде озак еллар йорт шартларында буза әзерли, файдалы эчемлекне ясарга өйрәтә һәм сату белән шөгыльләнә. Ә инде бу милли эчемлекне ясау буенча чын осталык дәресен ул көнне Курган өлкәсеннән килгән кунаклар — Рәхилә Гыйлемҗанова һәм Юлия Локманова күрсәттеләр.
Үтәгәнлеләр һәм башка районнардан килгән кунаклар әлеге семинарда 50дән артык төр эчемлек тәкъдим итте, аларның файдасы турында сөйләде һәм әзерләү ысуллары белән уртаклашты.
Чарада катнашучы үзәк район дәваханә­сенең табиб-наркологы Илсөяр Гыйззәтуллина да, үз чиратында, халыкны сәламәтләндерүгә, дөрес тукландыруга һәм бердәм максат нигезендә берләшүгә юнәлтелгән мондый чараларның зур әһәмияткә ия булуын билгеләде.
Аек тормышны пропагандалап, мәктәптә төрле лекцияләр укыла, белгечләр белән очрашулар даими үткәрелә. “Яшьлек” яшьләр үзәге һәм үзәк район дәваханәсе белгечләре алкоголь, наркотиклар куллануның тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә үткәрде, бәхетле яшәүнең төп шарты сәламәтлек булуын тормыштагы төрле мисаллар белән аңлат­тылар.
Мондый чаралардан соң укучылар “Без – сәламәт тормыш яклы” дигән стена гәзите чыгарды. Аны әзер­ләгәндә сәламәт тормыш алып бару, аның нәрсәдән гыйбарәт булуы: физик культура һәм спорт, чыныгу, дөрес туклану, хезмәт һәм ял режимы, начар гадәтләрдән арыну турында сүз йөртте. Һәм эшләренә йомгак ясап, һәркемнең тормышында сәламәтлеккә юл булырга тиеш, һәр кешенең сайлау мөмкинлеге бар, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Бердәмлек гаиләдән башлана

Үзәк район дәваханәсе табиблары, “Гаилә” хезмәте, мәгариф, район хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге, мәшгульлек үзәге бел­гечләре белән очрашуларга да авыл халкы зур теләк белән җыела. Чөнки сораулар җитәрлек: “Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге нинди вакан­сияләр тәкъдим итә?”, “Ничек яңа һөнәргә өйрәнергә, кайда мөрәҗәгать итәргә?”, “Үз эшеңне ачу һәм суб­сидияләр юллау мөмкин­лекләре”, “Исерткеч эчемлекләр белән мавыгучы якын кешеңә ничек ярдәм итәргә?” Мондый сорауларга бел­гечләрдән җавап алу, проблеманы хәл итүдә юнәлеш­ләрне билгеләү – ул үзе зур ярдәм. Моннан соң дәртләнеп эшкә тотынасың. Ә инде ниндидер эш белән мәшгуль булган кешенең начар гадәтләр турында уйларга вакыты да калмый.
Мәдәни һәм спорт чараларында да үтәгәнлеләр гаиләләре белән катнаша. Билгеле, ниндидер зур чараны үткәрү, кунакларны каршы алу зур әзерлек таләп итә. Менә монда инде авыл халкы бер гаиләдәй берләшеп, җиң сызганып эшкә керешә: олысы да, кечесе дә читтә калмый. Шундый чаралардан “Кышкы балык тоту” республика конкурсы һәм “Барысы да чаңгыга!” дигән район ярышы турында әйтеп китми мөмкин түгел. Бу чаралар икесе дә бер көнне үткәрелү сәбәпле, бирегә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән күпсанлы кунаклар җыелды. Ярыш чәме, җиңүгә омтылыш, ихлас аралашу һәм бердәмлек рухы – искиткеч авыл бәйрәменең нигезен әнә шулар тәшкил итте.
Бу көнне чаңгычылар арасында балалар һәм яшьләр белән берлектә авыл аксакаллары да үз көчен сынап карады. Мәсәлән, Гайнислам абый Йосыповка – 87 яшь булса, хатын-кызлар арасында 82 яшьлек Наҗия апа Байгилдина һәм 83ен тутырган Гәүһәр апа Моталлапова да бар иде. Чаңгы ярышында катнашып, яшь буынга үз үрнәгендә спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару һәр яшьтә дә мөһим һәм мөмкин булуын күрсәтте алар.
Ә инде Агыйдел ярында урнашкан Үтәгән авылында балыкчылар һәр йортта бар диярлек. Шуңа бу бәйрәм авылда элек-электән үткәрелеп килә. Ул көнне шулай ук өлкәннәр дә, балалар да рәхәтләнеп балык тотты. “Иң оста балыкчы”, “Иң яшь балыкчы”, “Тәүге балык”, “Балыкчылар гаиләсе” кебек номина­цияләр каралган бәйгедә катнашучылар лаеклы бүләкләрен дә алды һәм тагын бер тапкыр балыкчылар авылында яшәвен раслады.

Батырлар һәм уңганнар төбәге

“Урал батыр уеннары” районара фестивале, Кырмыскалы районы авыл биләмә­ләреннән тыш, Гафури һәм Архангель районнары вәкилләрен дә бер мәйданчыкка җыйды.
Мәчет янындагы иркен биләмә, көн бераз салкын булуга карамастан, халык белән тулы иде. Һәр авыл үз ихатасын корып, милли ризыклардан бай табын әзерләде. Самавырларда кайнаган чәй һәм учакта пешкән аш белән сыйлангач, көннең салкынлыгы сизелмәде дә.
Бәйрәмне ачып, җыелучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты Тимергали Уразгулов сәламләделәр. Үтәгәнлеләр бик актив һәм бердәм булып, үз максатларына, җиңүгә таба баруларын, төрле чаралар оештырып, халыкны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүләрен билгеләде. Һәм мондый бәйрәм­нәрне үткәрергә мөмкинлек биреп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкән якташларыбызның исән-имин, Җиңү белән туган якларына кайтуын теләде.
Сәхнәдә – бәйрәм концерты, якын-тирәдәге мәйданчыкларда милли спорт уеннары башланды. Кар өстендә көрәш, аркан тарту, бүрәнә этү, җәядән ук ату, авыр әйберләр (эре боз кисәкләре) ташу кебек уеннар фестивальдә катнашучыларда ярыш рухын күтәреп җибәрде, “Урал батыр” исеме өчен көрәштә беркемнең дә җиңеләсе килмәде.
Һәр спорт төре буенча җиңүчеләр ачыкланды, ә инде барлык ярыш нәтиҗәләре буенча гомум команда исәбендә беренче урынга Карлыман авыл биләмәсе командасы лаек булды. Ефремкинолылар – икенче, Яңа Кыешкы командасы – өченче урында. Фестиваль җиңүчеләре кубоклар һәм истәлекле бүләкләр алса, бәйрәмгә җыелучыларның һәммәсенә әлеге чара күтәренке кәеф, аралашу шатлыгы, онытылмас сихри мизгелләр бүләк итте.

Һәр эшкә – бергә

Бүген без гади булмаган шартларда – махсус хәрби операция барган чорда яшибез. Барлык көч илебез азатлыгы өчен көрәшүче ир-егетләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Үтәгәнлеләр дә изге эштән читтә калмый. Мондый чаралар үткәрелгәндә гуманитар ярдәм дә җыялар, махсус хәрби операция зонасындагы якташларына ярдәм йөзеннән төрле акцияләр дә оештыралар: җыелышып оекбаш-бияләйләр бәйлиләр, күңел җылысы салып, бавырсак пешерәләр, токмач кисәләр, үлән чәйләре әзерләп озаталар. Әйткәндәй, бу эшнең тукталып торганы да юк.
Шулай ук хәрби хезмәткә китү­челәрне дә борынгы йолаларга ярашлы озаталар, кайтучыларны зур ихтирам күрсәтеп, матур итеп каршы алалар. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, бу чараларның барысы да хәзер исерткеч эчемлекләрдән башка, аек үтә.
Ямьле Агыйдел буенда урнашкан кечкенә Үтәгән авылы районыбыз мәдәни тормышының үзәгенә әве­релде, анда яшәүчеләрнең авылны үстерү, күркәм итү һәм алга бару теләге бик көчле булуын күрсәтә. “Аек авыл” проекты да, һичшиксез, бер авыл һәм район халкын гына берләштереп калмый, күршеләр белән дә дуслык күперен ныгытуга зур йогынты ясый. Һәм, иң мөһиме, тормыш кыйммәтләрен билгеләп, шул юнәлештән тайпылмый барырга ярдәм итә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас