Онкология белән авыручы балаларга ярдәм итүче Уфа таксистына яңа машина өчен миллион сум акча җыеп биргәннәр.
Таксист Эдуард Әсәдуллин социаль челтәрләрдә язылучылардан бүләккә автомобиль алган. Алар аның өчен акча җыюны үзләре игълан иткән һәм 10 ай эчендә миллион сумнан артык акча җыйган.
Эдуард хәйриячелек белән шөгыльләнә, һәр айның соңгы көнендә эшләп тапкан акчасын авыруларга бирә һәм көн саен бер кешене бушлай йөртә.
Элек таксист арендага алынган машинада эшләгән. 2022 елның декабреннән 2023 елның 1 ноябренә кадәр язылучылары аңа акча җыйган. Хәзер аның яңа машинасында салонында уенчыклар да йөри.
Фото: "Моя Уфа"