+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 февраль 2024, 08:25

Фидакарьләр “Путин командасы” премиясе белән бүләкләнде

27 февральдә Уфада "Путин командасы" премиясе белән бүләкләү тантанасы узды. Анда гражданнарны җәмгыять алдындагы казанышлары өчен, шулай ук махсус хәрби операция зонасында безнең сугышчыларга ярдәм итүчеләрне билгеләп үттеләр. Башкортстаннан бу хөрмәткә 13 кеше лаек булды.

Фидакарьләр “Путин командасы” премиясе белән бүләкләндеФидакарьләр “Путин командасы” премиясе белән бүләкләнде
Фидакарьләр “Путин командасы” премиясе белән бүләкләнде

"Путин командасы" премиясе Халык фронты тарафыннан һәр көнне үз Ватаны өчен уңышлы эшләүчеләрнең хезмәтен билгеләү максатыннан булдырылды. Аларның һәркайсы икътисад, мәдәният, мәгариф һәм медицина үсешенә үз өлешен кертә. Бу кешеләр төрле өлкәләрдә эшли, әмма аларның барысы да илебезне яхшырак итәргә уртак омтылыш берләштерә. Бүләк 2022 елда гамәлгә куелган, бу вакыт эчендә әлеге премиягә Русиянең битараф булмаган 550 гражданы ия булган.

- Бүген без "Путин командасы" һәм "Җиңү өчен барысы да" мактаулы билгеләрен тапшырабыз. Үз сүзләре һәм эше, үз тормыш үрнәге булган кешеләр - барысы өчен дә мөһим әхлакый ориентир. Сезнең йөзегездә без фронтка ярдәм итүчеләргә - дусларга, хезмәттәшләргә, партнерларга, волонтёрларга рәхмәт белдерәбез. "Путин командасы" премиясе 2022 елда Халык фронты тарафыннан тәкъдим ителде, аның лидеры - белүегезчә, Русия Президенты Владимир Владимирович Путин. Куркыныч һәм хәвеф-хәтәргә карамастан, Ватаныбыз хакына үз белемнәрен, ил иминлеге хакына профессионализм күрсәтеп, көн саен хезмәт куючыларның хезмәте дә мактаулы бүләкләр белән билгеләп үтелә. Безнең республикада мондый кешеләрнең саны арта баруы белән горурланабыз. Бүген биредә бүләкләнүчеләр арасында - иҗтимагый оешмалар активистлары, педагоглар, табиблар, волонтерлар, студентлар. Сез барыгыз да республикабыз үсешенә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә зур өлеш кертәсез.

Районнарда һәм шәһәрләрдә халык инициативалары активлаша. Берәүләр тегә һәм сугышчыларга җылы кием бәйли, икенчеләр маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре әзерли, медикаментлар һәм башка гуманитар ярдәм җыя. Республика халкы фронт өчен махсус техника сатып алуга акча җибәрә. Барыгызга да зур рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең фидакарьлек һәм ярдәмчеллегегез без теләсә нинди сынауны да лаеклы узачакбыз дигән ышанычны ныгыта, - диде бүләкләү тантанасында Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас