+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 февраль , 19:35

Радий Хәбиров: "Президент Юлламасы ил халкының тормышы яхшыртуга юнәлтелгән"

Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасын игълан итү тантанасында катнашты.

Радий Хәбиров: "Президент Юлламасы ил халкының тормышы яхшыртуга юнәлтелгән"
Радий Хәбиров: "Президент Юлламасы ил халкының тормышы яхшыртуга юнәлтелгән"

Журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров Русия Президенты Юлламасының төп тезисларын шәрехләде.

- Иң элек шуны аңларга кирәк: Юллама махсус хәрби операция шартларында, Көнбатыш дәүләтләренең безгә каршы агрессив сәясәте шартларында игълан ителде, - диде Радий Хәбиров. - Әмма бернигә дә карамастан, бу - үсеш Юлламасы. Дус булмаган илләр безгә каршы эшләгән барлык тискәре процессларга карамастан, безнең ил үсеш ала, алга бара.

Юллама кешеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлтелгән. Моңа «Гаилә», «Русия яшьләре», «Кадрлар» гомумдәүләт проектларын һәм перспективалы технологик инициативаларны булдыру да керә.

Әгәр конкрет әйтсәк, бу Юллама - социаль юнәлешле. Шунысы мөһим: бу Юллама җентекле уйлап эшләнгән. Президентның һәр тәкъдиме финанс белән ныгытылган, алар безгә яңа башлангычларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Сез беләсез, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, мәктәпләрне модернизацияләүнең федераль программалары бар. Без күптән инде, иске балалар бакчасы биналарында, студентлар тулай торакларында, югары уку йортлары һәм колледжларның уку корпусларында тәртип урнаштырырга кирәк, дип әйткән идек. Бу тәкъдимнәрнең барысы да Юлламада чагылыш тапты һәм, димәк, гамәлгә ашырылачак.

Сәнәгатькә ярдәм итү чаралары һәм төбәкләрне инвестицияләр җәлеп итү өчен мотивацияләү сизелерлек артачагы бик мөһим. Хәзер төбәк командаларының бурычы - бу программаларга нигезләнеп эшләү.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: