+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 февраль , 16:30

Сибайда Башкортстанның Ир-егетләр советы форумы узачак

5 мартта Сибай концерт-театр берләшмәсендә (Горький урамы, 27) Башкортстанның Ир-егетләр советының зона форумы узачак. Оештыручы - аталар ролен күтәрү буенча «Башкортстан ир-егетләре советы» дигән республика иҗтимагый оешмасы.

Сибайда Башкортстанның Ир-егетләр советы форумы узачак
Сибайда Башкортстанның Ир-егетләр советы форумы узачак
Форумда түбәндәге темаларга багышланган 4 секция эшләячәк: экологияне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау; сәламәт яшәү рәвеше, спорт һәм суррогат сатуга каршы көрәш; эшкуарлык һәм туризм үсеше; яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм хокукый мәгърифәтчелек.

"Бу - безнең Урал аръягында беренче шундый зур чарабыз булачак, анда киң даирәдә бу зона өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачакбыз. Минем өчен җир асты байлыкларыннан файдалану темасы аеруча мөһим, бу өлкәдә берничә закон проекты өстендә эшлим. Мин җир асты байлыкларыннан файдалану мөнәсәбәтләрен җайга салу өлкәсендә Дәүләт думасында нинди эш алып баруыбыз, хокукый актлар дәрәҗәсендә җирләрдән файдалануга экологик контроль проблемаларын ничек хәл итәргә мөмкин булуы турында сөйләргә телим. Бөтен фикерләрне, шул исәптән тәнкыйтьне дә тыңларга әзер. Ихтимал, сезнең тәкъдимнәр буенча карау өчен федераль закон проектлары кертелер", - дип билгеләп үтте чара инициаторы, Дәүләт думасының Экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты әгъзасы, Башкортстанның ир-егетләр советы рәисе Зариф Байгускаров.

Шулай ук чакырылган спикерлар үз эшен ничек башларга теләүчеләргә дәүләттән нинди ярдәм чаралары алырга, вәкаләтләре булган рәсми иҗтимагый экология инспекторы булырга мөмкин һ.б. турында сөйләячәк.

Анда Сибай, Баймак, Хәйбулла, Зилаер, Зианчура, Бөрҗән, Әбҗәлил, Белорет һәм Учалы районнары халкы катнашачак.

3 мартка кадәр катнашучыларга сылтама буенча теркәү формасын тутырырга кирәк: https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSek1vwWvcD9BMONxeYC6j8iDTABfBsKvHc-rikHDR5WM_1yGQ/viewform

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: