+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 март 2024, 08:45

Уфаның 450 еллыгында шәһәр археологлары күргәзмә оештырды

Сергей Аксаковның Уфа йорт-музеенда Акмулла исемендәге БДПУ тарихчыларының археологик табылдыклары экспонатлаштырыла. Экспозиция “Усадьбы на Казанской: взгляд археолога на быт горожан XVIII – начала XIX веков” дип атала.

Уфаның 450 еллыгында шәһәр археологлары күргәзмә оештырдыУфаның 450 еллыгында шәһәр археологлары күргәзмә оештырды
Уфаның 450 еллыгында шәһәр археологлары күргәзмә оештырды

Ул Октябрь революциясе урамын реконструкцияләү зонасындагы тикшеренүләр барышында алынган артефактлы өч күргәзмә витринасыннан, шулай ук археологик казыну эшләре буенча мәгълүмати материаллар белән ике стендтан гыйбарәт. Артефактлар белән Халыкара Демидов фонды кызыксына, һәм тиздән Башкортстан башкаласының тарихчылары табышы Екатеринбургка барачак.

2023 елда БДПУ экспедициясе Октябрь революциясе урамы астында - Уфаның тарихи өлешендә археологик тикшеренүләр үткәргән. Юл төзелеше һәм коммуникацияләр буенча казылмаларның бер өлешендә урыс халкы тормыш-көнкүреше белән бәйле корылмаларның калдыклары табылган. XVI гасыр ахырында нигез салынган Уфа шәһәре һәм Демидов "бистәсе" XVIII гасырда - XIX гасыр башында бердәм комплекс буларак эшли. Тупланган участок Демидовларның өч буыны - Никита, Евдоким һәм Иван исемнәре белән бәйле.

С. Т. Аксаковның Мемориаль йорт-музеенда күргәзмә 10 мартка кадәр дәвам итәчәк. Адрес: Уфа шәһәре, Зәйнулла Рәсүлев ур., 4. Уфа тарихчыларының тарихи һәм археологик тикшеренүләре нәтиҗәләре белән танышканнан соң, Халыкара Демидов фонды делегациясе Екатеринбургта Фонд бүлекчәсе базасында мондый күргәзмәне оештырырга тәкъдим итте.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас