Чургылды - авылы илебезгә ике Советлар Союзы Герое биргән данлыклы авыл. Бәйрәм чарасы Бөек Ватан сугышы геройлары һәм батыр якташларыбыз Миңнулла Бәдретдинов һәм Гәбделхәй Сәетов һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.
Авыл халкы батырлар намусына тап төшерми, биредә бүген дә ватанпәрвәрлеккә өндәгән чаралар бик күп уза. Мәктәп укучысы Айсаф Әхмәтхановның якташлары турындагы чыгышы да яшь буынның патриотик рухта тәрбияләнүенә бер ачык мисал.
Авыл бу көнне гөрләп торды: мәктәптә батырлар истәлегенә волейбол ярышы үтсә, урамда "Гаилә стартлары" кызды, шулай ук "Җиз кыңгырау моңнары" дип аталган "Ат биатлоны" ярышында җигелгән атларда гаиләләр авыл урамнарын урады, биремнәрне үтәде.
Кыскасы, авыл көн буе бәйрәм итте. Авылдашларның шатлыгын Русия Дәүләт думасы депутаты, Бөтендөнья Башкорт королтае Президиумы рәисе Эльвира Аеткулова, район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов, башка мәртәбәле кунаклар бүлеште.
Авыл советы рәисе Фәгыйль Нигъмәтҗановка, район җитәкчелегенә һәм бөтен командага мондый ямьле, тирән эчтәлекле бәйрәм өчен зур рәхмәт белдерәсе килә.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Автор фотосы.