+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 март 2024, 02:40

Тыныч булыгыз, паникага бирелмәгез!

Бүген бөтен Русия буенча, шул исәптән Башкортстан Республикасында, Бөтенрусия команда-штаб өйрәнүләре башлана.

Тыныч булыгыз, паникага бирелмәгез!Тыныч булыгыз, паникага бирелмәгез!
Тыныч булыгыз, паникага бирелмәгез!

Чараларда Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчләре һәм чаралары, шул исәптән дәүләт корпорацияләре, федераль башкарма хакимият органнары, субъектлар һәм җирле үзидарә органнары катнаша.

Беренче биремгә ярашлы, имеш, интенсив явым-төшем һәм карның күп эреүе аркасында Агыйдел елгасында су дәрәҗәсе кискен күтәрелә һәм Уфаның Киров районы шәхси секторы су астында кала ( Кооператив Алан бистәсе). Су басу зонасында 605 кеше яшәгән 336 торак йорт булган, шуларның 114е балалар. Шулай ук 4 социаль әһәмиятле объект. Су басу зонасыннан халыкны ашыгыч рәвештә эвакуацияләү таләп ителә.

Икенче бирем буенча, имеш, Уфа урманчылыгы территориясендә урман янгыны булган. Секунңына 20-25 метр тизлек белән искән көчле җил нәтиҗәсендә (шартлы рәвештә) урман янгынының мәйданы 30 гектарга җиткән, ут торак пункт ягына тарала һәм 125 кеше яшәгән Ирек торак пунктыннан биш километр ераклыкта дөрли, 51 торак бина куркыныч астында тора.

Ландшафт (табигый) янгыннарны сүндерү һәм су басу белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча эшләр, шулай ук су басу суларының хәвефсез үтүен тәэмин итү һәм торак пунктларны, икътисади һәм социаль инфраструктураны урман янгыннарыннан саклау буенча чаралар оештырылган.
Практикада белгечләр оператив мәгълүмат алудан алып халыкны хәбәр итүгә һәм тормышны тәэмин итүне оештыруга кадәр эш алып баралар. Шулай ук гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән халыкка финанс ярдәме күрсәтү чараларына да игътибар биреләчәк.

Зинһар, тыныч булыгыз һәм паникага бирелмәгез.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе команда-штаб өйрәнүләре иртәгә дә дәвам итәчәк, дип хәбәр итә.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас