Җырчы Марат Яруллин концерттан соң кызлар белән фотога төшкәндә тырналып, тешләнеп бетә, диләр. Бу хакта ул үзе дә социаль челтәрдә язгалап тора.
Үзенә гашыйк тагын бер фанаты белән таныштырып, ул аның футболкасында, хәтта тәнендә үзе башкарган җыр сүзләрен күрсәтә.
Футболкада «Минем күзләрем ул – назлы күзләр» дигән сүзләр, ә кулбашында - «Әйдә, дуслар булып, бергә калыйк» дигән «тату».
«Дилә, нәрсә эшләдең син? Дуслар, карагыз, нәрсә эшләгән! Бу – чын татуировка. Миңа «приятно, конечно». Бик кыю адым. Нәрсә әйтергә белмим», – ди җырчы.
«Элек татарларда «колак тешләтү» дигән йола булган, әмма сез – шулкадәр ымсындыргыч һәм кызыктыра торган ир-егет, сезне барысы да тешли», – ди кыз һәм Маратның кочагына сыена.
Халкының гореф-гадәтләрен белүе, сөйләшмәсә дә, үз туган телендә җырлар тыңлавы начар да түгел кебек. Әллә нигә, күңел матчадагы чыбыкка үрелә шул...
Фото: Марат Яруллинның шәхси архивыннан.