+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 март 2024, 06:30

Бөтендөнья яшьләр фестивале тәмам

Башкортстан Республикасы "Сириус"та үткән Бөтендөнья яшьләр фестивалендә шатлык һәм сыйлар белән уртаклашты: кунаклар 7000 порция туңдырма, чәк-чәк һәм кәнфиттән авыз итте.

Бөтендөнья яшьләр фестивале тәмамБөтендөнья яшьләр фестивале тәмам
Бөтендөнья яшьләр фестивале тәмам
Владимир Путин башлангычы белән узган 2024 елгы Бөтендөнья яшьләр фестивале тәмамланды. Нәтиҗә ясарга вакыт. Фестиваль уздырылган вакытта анда бөтен дөньядан 20 меңнән артык яшь кеше килгән.

Бу фестивальдә мәйданы буенча иң зур стенд Башкортстанныкы булды, әмма ул быелгы яшьләрнең төп вакыйгасында катнашучыларның игътибарын зурлыгы белән генә җәлеп итмәде.

Республика стенды фестивальдә иң күп каралучыларның берсе иде. Бөтен дөнья яшьләре төрле чараларда: энергияле зарядкада, башкорт биюләре буенча мастер-классларда һәм «Берлога» белән интерактивта, илдә төзелгән беренче Евразия НОЦының югары уку йортлары арасында студентлар кампусы белән телекүпердә 
актив катнашты.

Моннан тыш, форумда катнашучыларны бал, чәк-чәк һәм башкорт туңдырмасы кебек Башкортстанның милли сыйлары да җәлеп итте. Форумда катнашучы җиде меңнән артык кеше татлы ризыкларны югары бәяләде һәм әлеге деликатеслардан ләззәт алды.
 
фото: "правительство РБ"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас