+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Марта 2024, 04:00

Чүп чыгарылмауга... машиналар гаепле

Махсус хезмәтләр водительләрдән контейнерлар янына килү юлын капламауны сорый.

Чүп чыгарылмауга... машиналар гаеплеЧүп чыгарылмауга... машиналар гаепле
Чүп чыгарылмауга... машиналар гаепле

Шатлыклы хәбәр: Әбҗәлил районының Кусим авылында хәзер югары тизлекле Интернет бар. Ә “Инцидент-менеджмент” мәгълүмат системасында бу озакка сузылган инцидент “әзер” этабына күчкән.

Кусим авылында элемтә проблемалары турында урындагы халык социаль челтәрләрдә былтыр август ахырында язган. Алар югары тизлекле оптик җепселле Интернет үткәрүне сораган. Мөрәҗәгатьне Башкортстанның ЦУР системасы тоткан, ә республиканың Санлы үсеш министрлыгы эшкә алган.

Элемтә операторы, бу мәсьәләне өйрәнеп, җавап бирергә вәгъдә иткән. Белгечләр проектның бәясен исәпләп чыгарган һәм аны финанслауны көткән. ЦУР һәм республиканың Санлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре әлеге мәсьәләне контрольдә тоткан. Декабрьдә аларга элемтә челтәрләре төзелеш стадиясендә, дип хәбәр итәләр. Февральдә авыл Интернетка тоташтырыла. 21 февральдә исә Башкортстанның ЦУР роботы социаль челтәрләрдә Кусим авылыннан тагын бер мөрәҗәгатьне – халыкның рәхмәтен теркәгән. Авыл халкы Интернет мәсьәләсен хәл итәргә ярдәмләшкән һәркемгә рәхмәтен белдерә.

Кырмыскалы районының Сәвәләй авылында Больничная урамында халык үтенече буенча су колонкасы урнаштырылган. Яңа микрорайонда эчәр су белән проблемалар булу турында авыл халкы былтыр октябрьдә социаль челтәрләрдә район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров посты астында язган. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” системасы теркәгән, ә аннан соң аны Кырмыскалы районы хакимиятенә эшкә тапшырганнар.

Мәсьәләне хәл итү белән Сәвәләй авыл советы һәм “Водоканал” предприятиесе шөгыльләнә. Авылның яңа урамнарында махсус урыннарда су бүлү колонкалары урнаштыру турында килешенә. Февраль башында “Водоканал” белгечләре Больничная урамында су бүлү колонкасын урнаштырган.
Стәрлетамакта Урман урамындагы 61нче йортта яшәүчеләр балалар мәйданчыгының чистартылмавына зарланган. Шәһәр торак инспекциясе белгечләре мәсьәләне урындагы идарәче компания белән бергә хәл иткән: 27 февральдә мәйданчык кардан чистартылган.

Уфаның Блюхер урамындагы 17нче йортның подвалын су баскан. Фатирларда яман ис булу турында социаль челтәрләрдә шушында яшәүче кеше язган. Республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты әлеге инцидентны эшкә алган. Белгечләр бу урынга чыгып, Блюхер урамындагы күпфатирлы йорт подвалын пычрак су басу фактын теркәгән һәм Уфаның Орджоникидзе районы Торак хуҗалыгы идарәсеннән проблеманы бетерүне таләп иткән. 29 февральдә идарәче компания белгечләре торбаны төзәткән, шулай ук подвалны киптергән һәм дезинфекция үткәргән.

Нефтекамада Социалистик урамы, 6 адресы буенча “зебра”да җәяүлеләр кичүе билгесе урнаштырылган. Социаль челтәрләрдә бер кеше хәбәр иткәннән соң, бу эшне тиз арада башкарып куйганнар.

Уфа шәһәренең Миәсс урамы, 39 адресы буенча яшәүчеләр чүп-чар чыгарылмауга зарланган. “Ял көннәрендә беркем дә килмәячәк, дүшәмбе нәрсә булачагын күз алдына китерәсезме?”, – дигән сорау куйган мөрәҗәгать авторы. “4 мартка әлеге адрес буенча каты коммуналь калдыклар тулысынча чыгарылган. “ТКО-Башкортостан” программасы мәгълүматлары буенча, чүп-чарны көн саен һәм даими рәвештә алып китәләр. Кызганычка каршы, 1 мартта контейнерларга юлны каплаган автотранспорт чарасы аркасында, калдыклар җыела торган урынга якын килә алмаганнар. Халыктан шәһәр коммуналь хезмәткәрләре эшенә хөрмәт белән карауны һәм водительләрдән контейнерлар янына килү юлын капламауны сорыйбыз”, – диелгән башкаланың Совет районыннан килгән җавапта.

Гомумән алганда, бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары төрле темаларга 3808 хәбәр теркәгән. Алар барысы да эшкә алынган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас