+4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март , 18:05

Атказанан артистыбыз Казанга күченәме?

Рәдиф Зарипов Татарстан башкаласында фатир алган.

Атказанан артистыбыз Казанга күченәме?
Атказанан артистыбыз Казанга күченәме?

"Тасмага шатлыклы яңалык, - дип яза ул социаль челтәрдә. - Хыяллар тормышка аша, әлһәмдүлилләһ!

23 февральгә үземә бүләк ясадым, Казанда фатир сатып алдым. Моннан алты ай гына элек Уфада фатир сатып алган идем, тойгылар "Вау!" булды. Хәзер ике тапкыр "Вау!" Минем өчен чын күңелдән шатланучылардан котлаулар кабул итәм", - дигән ул.

Котлыйбыз, әлбәттә! Мөлкәт арттыру - булган егет эше бит!

Рәдифнең укучыларын аның фатирларны берлек санда "сатып алдым", дип язуы да, Казанга күченү мөмкинлеге дә борчый. Ә сез бу хакта нинди фикердә?

Фото: Рәдиф Зариповның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: