Беренчел мәгълүматлар буенча, Салаватта яшәүче берәү Яңа ел тиражында 1 миллион сум акча откан, ләкин акчасын алырга килмәгән. Бу турыда лотерея операторына сылтама белән «Башинформ» агентлыгы яза.
Бәхетле билет Салават шәһәрендәге Русия почтасы бүлегендә сатып алынган.
Җиңүче кеше нәтиҗәләр билгеле булганнан соң 7 ай эчендә операторга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу очракта 2024 елның 31 июленә кадәр.
Җиңүче килеп алмаган акчалар тираж уздырганнан соң 3,5 ел эчендә Русия Федерациясе бюджетына күчерәләр, диелә хәбәрдә.
Фото: "Башинформ"