Авыргазы районы, Башкортстанның үзәк өлешендә урнашып, төньякта – Кырмыскалы, көнбатышта – Дәүләкән, Әлшәй, көньякта – Стәрлетамак, көнчыгышта Гафури районнары белән чиктәш. 21 авыл биләмәсендә 140 авыл исәпләнә. Күрүебезчә, зур мәйданлы районнарның берсе ул. Географик яктан уңайлы урнашуы да районның социаль-икътисади үсешенә гаять зур өстенлекләр бирә. Узган елда Авыргазы районы барлык өлкәләрдә дә алдынгылыкны саклады, төбәк муниципалитетларының социаль-икътисади үсеш рейтингында дүртенче урында килә. Бу уңай үзгәрешләр район халкы яшәешендә дә чагылыш таба. Киләчәккә авыргазылылар нинди максатлар куеп яши? Район хакимияте башлыгы Арслан Шәһәретдинов белән әңгәмәдә узган елның истә калган вакыйгаларын, казанышларын барладык, алдагы елга планнар турында да сөйләштек.
– Арслан Нәзирович, бүген без махсус хәрби операция барган гади булмаган шартларда яшибез. Шуңа сүзне дә мөһим темалардан башлау дөрес булыр. Бүген бөтен халык, шул исәптән авыргазылылар да, берләшеп, фронтка актив ярдәм итә. Белүемчә, Сез үзегез дә гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына озата барасыз...
– Әйе, махсус хәрби операция үткәрелгән шартларда яшибез. Әле Авыргазыдан байтак егет безнең тынычлыкны һәм иминлекне саклый. Безнең халыклар элек-электән авырлыкларны берләшеп җиңгән. Бүген дә шундый ук хәлне күзәтәбез. Авыргазылылар алгы сызыкта булган яугир-якташларына ярдәм күрсәтүне үзенең төп бурычы дип исәпли. Волонтерлар штабы актив эшчәнлек алып бара, Ветераннар һәм Хатын-кызлар советлары, хезмәт коллективлары, эшкуарлар, мәктәп укучылары – битараф булмаган барлык халык яугирләребезне кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Төрле корылмалар, аппаратура, кием-салым, азык-төлек, маскировка челтәрләре һәм башка бик күп әйберләр, шулай ук 50 берәмлек техника озатылды. Без егетләр белән даими элемтәдә торабыз, аларның бер генә үтенечен дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Бу уңайдан гуманитар ярдәм әзерләүгә үз өлешен кертүчеләрнең һәммәсенә чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Безнең көч – әнә шул бердәмлектә.
Шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дә игътибар үзәгендә, алар безгә төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә. Эшнең бер юнәлешен “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды алып бара, тиешле ярдәм чараларын юллауда һәркемгә аерым ярдәм күрсәтә.
Әле шушы көннәрдә генә үзебезнең команда белән махсус хәрби операция зонасыннан кайттык. Һәрбер бүлекчәгә барып җитәргә, посылкаларны кулдан-кулга тапшырырга тырыштык. Командирлар безнең район егетләренең югары әзерлеген, бурычларын үтәүгә зур җаваплылык белән каравын билгели. Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый, Авыргазы җире дә үзенең улларын яу яланнарында югалтты. Хәрби операция тиздән тәмамланыр һәм егетләребез исән-имин Җиңү белән кайтыр, дигән өмет белән яшибез.
– Авыргазылылар һәм район кунаклары соңгы елларда районда бихисап уңай үзгәрешләр күзәтелүен зур канәгатьлек белән билгели: яңа социаль объектлар, ял итү урыннары барлыкка килү яшен-картын сөендерә. Хәер, бүген бу эшләрне башкаруда төрле дәүләт программалары ярдәмгә килә. Шуларның кайберләренә аерым тукталып үтик әле.
– Әйе, катлаулы чор булуга карамастан, район үсешә. Халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып эшләргә тырышабыз. Әлбәттә, ял урыннары, спорт белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар булган комплекслар, балалар мәйданчыклары – тормышыбызның кайсы гына өлкәсен алма, барысы да кирәк, барысы да халык уңайлыгы өчен эшләнә.
Әле Толбазы авылының “Көньяк-2” бистәсен төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарып чыктык. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы чикләрендә тормышка ашырылган проектның гомум бәясе 340 миллион сумга якын булды. Анда инфраструктура челтәрләре төзелде: 17 километр юл салынды, 13 километр газ челтәре сузылды. Һәм бу эшләр графиктан алда бара. Юлларны төзекләндерә башладык, арытаба асфальт җәеләчәк. Шулай ук, якын киләчәктә бу бистәдә мәктәп тә төзеләчәк, социаль һәм сәүдә объектлары барлыкка киләчәк.
Футбол, волейбол, баскетбол мәйданчыклары, йөгерү юллары, хоккей тартмасы булган 500 урынлык ачык стадион төзелешенә рөхсәт бирелде. Бу яңалыкны да халык шатланып кабул итте. Подряд оешмасы эшкә тотынды да инде, 2026 елга кадәр тәмамларга ниятлибез.
Бассейны булган физкультура-сәламәтләндерү комплексын авыргазылылар күптән көтә. Эшләр 2025 елда гына башланырга тиеш иде, ләкин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның ярдәме белән чараларның бер өлеше агымдагы елга күчерелде. Димәк, әлеге проектны алданрак файдалануга тапшыра алачакбыз.
Ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру буенча эшләр дәвам итә. “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль проекты чикләрендә Сабантуй акланы төзекләндерелде. Агымдагы елда Толбазы авылының Ленин урамындагы сквер төзекләндереләчәк.
Республиканың өстенлекле проектлары исемлегенә “Живое село” юл сервисы күпфункцияле комплексын төзү кертелгән. Барысы да уңышлы барса, объект быел дүртенче кварталда файдалануга тапшырылачак.
Югарыда әйтелгәннәр – берничә мисал гына. Бу уңайдан саннарга тукталу да кирәктер. Шулай, узган елда эре һәм уртача предприятиеләр тарафыннан икътисад үсешенә һәм социаль өлкәгә 4 миллиард сумнан артык инвестиция юнәлтелде, бу исә, аннан алдагы ел күләме белән чагыштырганда, 40 процентка күбрәк.
Агымдагы ел башыннан районда 50 эре һәм кече инвестиция проектлары тормышка ашырыла, бу – 11,5 миллиард сум инвестиция дигән сүз. Төрле федераль һәм төбәк программалары ярдәме белән дә 600 миллион сум бюджет инвестицияләре җәлеп ителде. Мондый эшчәнлек киләчәктә дә дәвам итәчәк.
– Районда, эре предприятиеләр белән беррәттән, кече һәм урта эшкуарлык та үсеш ала. Хакимияттә атна саен “Эшкуарлар сәгате” дә оештырасыз. Аларда, башлыча, нинди проектлар карала һәм кайсылары Сезнең ярдәм белән тормышка ашырыла?
– Әйе, эшкуарлык субъектлары саны арта, үткән елда гына да тагын 40 берәмлек барлыкка килеп, бүген үз эшен 680 эшкуар алып бара. Моңардан тыш, 1500 кеше үзмәшгуль статусы алды.
“Эшкуарлар сәгате”ндә елына 80нән артык проект карала, аларның күбесе дәүләт ярдәме белән тормышка ашырыла. Шуны да әйтергә кирәк: проектларның яртысы авыл хуҗалыгы белән бәйле. Тәүлек әйләнәсенә диярлек, эшкуарлар белән бизнес-шериф элемтәдә тора. Үзләренең эшләрен башлаучыларга финанс ярдәм күрсәтү йөзеннән “Урта һәм кече эшкуарлыкка ярдәм” муниципаль программасы эшли. Гомумән, инновацияләр һәм яңа эш урыннары булдыру белән бәйле уңышлы проектларны тормышка ашыруда тулысынча ярдәм күрсәтергә тырышабыз.
– Авыргазы элек-электән аграр район булган. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хәлләрегез ничек?
– Мактанырлык! Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен узган ел нәтиҗәләре буенча Авыргазы районы “Башкортстан Республикасының агросәнәгать комплексында иң яхшы муниципаль берәмлек” Дипломына лаек булды. Кайбер күрсәткечләргә аерым тукталып үтсәк, бөртекле культуралар уңдырышлылыгы буенча район республикада беренче урында килә, сөт җитештерү буенча да лидерлар өчлегенә керә, техниканы яңартуга инвестицияләр күләме буенча икенче урында. Соңгы өч ел эчендә безнең аграрийлар төп капиталга инвестицияләр җәлеп итүне ике тапкыр арттырды – былтыр ул 2,4 миллиард сум тәшкил итте.
Безнең районда республика өчен әһәмиятле булган күләмле инвестиция проекты тормышка ашырыла, ул – “Урожай” компанияләр төркеме проекты. Узган елда “Салават” крестьян-фермер хуҗалыгы ашлык эшкәртү цехы һәм тегермән комплексы төзеп, эшләтеп җибәрде. Моңардан тыш, хуҗалык тарафыннан күмәртәләп һәм ваклап сату базасы булдыру проекты тормышка ашырыла, алмаш частьләр кибете, Толбазы авылындагы элекке сөт заводының буш биналарында эшкәртү цехлары бар.
Дәүләт ягыннан зур ярдәм тоябыз, ул безгә яңадан-яңа рекордларга ирешергә мөмкинлек бирә. Узган елда гына да төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан аграрийлар 600 миллион сумнан артык ярдәм алды. Бу 2022 елдагы сан белән чагыштырганда, 80 миллион сумга күбрәк.
Агымдагы елда районыбыз аграрийлары алдына җитештерү күләмен артыру бурычы куела. Үзләренең тырыш хезмәте, дәүләт ярдәме һәм инвестицияләр җәлеп итеп, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре куелган максатларына, һичшиксез, ирешер, дип ышанам.
– Әлбәттә, тырышып эшләр өчен халык сәламәт булырга тиеш. Сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләр белән бергә, нинди проблемалар әлегә ачык кала?
– Кешеләрнең сәламәтлеген кайгырту – эшчәнлегебезнең төп юнәлешләренең берсе. “Демография” һәм “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектлары тормышка ашырыла.
Соңгы елда район үзәк дәваханәсенең матди-техник базасы шактый ныгыды: заманча җиһазлар алына, дәвалау һәм диагностикалау буенча яңа алымнар кертелә.
Ел саен яңа ФАПлар ачыла, моңардан тыш, район үзәк дәваханәсе “ГАЗель” базасында күчмә медицина комплексы һәм ике “Лада НИВА” автомобиле алды.
Кызганычка каршы, кадрлар мәсьәләсе әлегә ачык кала, башлыча, тар белгечләр һәм фельдшерлар җитешми. “Авыл табибы” программасы буенча да белгечләрне җәлеп итәргә тырышабыз.
– Гадәттә, халыкны су, газ һәм юл кебек мәсьәләләр борчый. Сездә бу уңайдан хәл ничек тора?
– Су белән тәэмин итү проблемасы бер бездә генә түгел инде ул. Узган елда шундый проблемаларның берсе хәл ителә башлады – Авыргазы суүткәргечләрен реконструкцияләүгә тотындык. Беренче этапта 45 километрдан артык магистраль суүткәргечләр төзелде, бу эшне шушы айларда тәмамларга ниятлибез.
Район үзәген су белән тәэмин итү белән бәйле хәлне яхшырту өчен “2023-27 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” республика программасы чикләрендә Толбазы авылы биләмәсе суүткәргечләрен капиталь ремонтлауга 20 миллион сумга якын акча бүленде. Берничә урамда су челтәрләре алмаштырылды. Агымдагы елда башка урамнарда ремонт эшләрен дәвам итү өчен шундый ук суммага өмет итеп торабыз.
Юл төзелешендә дә күләмле эшләр башкарыла. Узган елда урындагы әһәмияттәге 50 километрга якын юл ремонтланды. Шулай ук, районның транспорт инфраструктурасын яхшырту буенча ике эре проектка тотындык. Дәүләкән юнәлеше буенча баручылар Толбазы аша үтә иде, хәзер авыл урамнарында транспорт агымын киметү өчен Көнбатыш урау юлы төзелә. Бу – күләмле һәм кыйммәт проект, шуңа аны өлешләп тормышка ашыру каралган һәм 2027 елга төгәлләргә планлаштырабыз. Икенчесе – Болотино авылына автомобиль юлы төзелеше. Аны киләсе елда тәмамларга ниятлибез.
Чүп-чар мәсьәләсе дә хәл ителә. Районда 118 контейнер мәйданчыгы төзекләндерелде, меңнән артык контейнер һәм 10 бункер куелды. Чүплекләрне бетерү буенча да максатка ирешеп киләбез. Барлыгы 113 чүплек бетерелде, тагын икәү генә калды. Алар буенча “Генеральная уборка” программасына керергә ниятлибез.
– Районның иң эре шәһәрләр арасында, федераль трассада урнашуы юл сервисын һәм туризмны үстерү өлкәсендә инвесторларны җәлеп итәме?
– Әйе, районда туризм үсеше турында аерым әйтәсе килә. Географик яктан уңышлы урнашуыннан тыш, ул сулыклар саны, искиткеч табигате белән дә җәлеп итә. Шуңа бу юнәлешне үстермәү зур гөнаһ булыр иде. Әлеге вакытта Красный Восток авылы һәм Чубайтал буасы янында глемпинглар төзү планлаштырыла.
Узган елда районда “Серле керамика” сәнәгать һәм һөнәрчелек туризмы маршруты ачылды. Әйткәндәй, ул “Ел маршруты” Бөтенрусия конкурсында “Русиядә иң яхшы сәнәгать туризмы маршруты” номинациясендә җиңүче дип танылды. Әлеге маршрут туроператорлар тарафыннан “Башкортстанда озын гомерлелек” проектына кертелде.
Әлбәттә, районда туризмны үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Яңа маршрутлар әзерләү һәм кызыклы туристик проектлары булган инвесторларны җәлеп итү буенча эш дәвам итәчәк.
– Арслан Нәзирович, әңгәмә өчен зур рәхмәт! Башкарган эшегездә зур уңышлар, барлык уй-ниятләрегезне, районның үсешен тәэмин итәрлек яңадан-яңа проектларыгызны, планнарыгызны тормышка ашыруыгызны телибез.
– Рәхмәт! Сүземне тәмамлап, мин дә барлык авыргазылыларга, җитәкчеләргә, хезмәт коллективларына, авыл биләмәләре башлыкларына, депутатларга, иҗтимагый оешмаларга чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Райондагы күркәм үзгәрешләр – ул безнең бердәм эшчәнлек нәтиҗәсе. Шулай ук республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка да бик рәхмәтлебез. Узган елда районда эш сәфәре белән булган вакытта безнең өчен актуаль булган байтак мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтте.
Без киләчәктә дә бердәм принцип – район үсеше һәм халкыбызның иминлеге хакына эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Заман үзгәрә, ләкин безнең хәрби рух һәм кыюлык беркайчан да үзгәрмәячәк.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.