+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 март 2024, 04:31

Өч кызы янына ир алып килгәч ни...

Нефтекамада булган бу хәл башка сыймый.

Өч кызы янына ир алып килгәч ни...Өч кызы янына ир алып килгәч ни...
Өч кызы янына ир алып килгәч ни...

Нефтекамада яшәүче 34 яшьлек күпбалалы ана яңа ирен йоклап яткан 15 яшьлек кызын көчләүдә гаепли. Хатын-кызның ике, 14 һәм 15 яшьлек өч кызы барлыгы билгеле. Аларның әтисе 2021 елда үлә, ул эчкече була. Ә 44 яшьлек Ринат табиб булып эшли һәм 2010 елдан бирле бу гаиләгә килеп, эчкечене "запой"дан коткарып килә. Шунда аның хатыны белән дуслаша, ире үлгәч, аның белән романтик мөнәсәбәтләргә күчә.

Узган елның ноябрендә алар никах укыта.

Бервакыт аларның мөнәсәбәтләре бозыла. Яңа ире өйгә эчкәләп кайта башлый, яисә өйдә эчә. Фаҗигале хәл март башында була. Иртән, 15 яшьлек кыз йоклаганда, Ринатның интим урыннарына кагылганын сөйли. Моны уртанчы кыз да күрә.

Әниләре ирен фатирдан куып чыгара, ә кич белән аның кызы бу инде икенче тапкыр булуын әйтә. Шул вакытта хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзер гаилә драмасы хокук саклау органнары тарафыннан карала.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас