+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 март 2024, 16:58

Гаилә белән тавыш бир һәм бүләк от!

Башкортстанда тавыш бирү көннәрендә сайлау участокларына килгән урындагы халык «Бөтен гаилә» һәм «Алга, бөтен гаилә» Бөтенрусия һәм төбәк гаилә конкурслары кысаларында 100 000нән артык приз уйнатуда катнаша алачак.

Гаилә белән тавыш бир һәм бүләк от!Гаилә белән тавыш бир һәм бүләк от!
Гаилә белән тавыш бир һәм бүләк от!

31 мартта "Алга, бөтен гаилә" төбәк проектында катнашучылар арасында 100дән артык приз уйнатылачак – бу Башкортстан шифаханәсенә 2 гаилә юлламасы, телевизорлар, "акыллы" колонкалар, робот-тузан суырткычлар, термопотлар һәм башка бүләкләр. Конкурста катнашу шартлары белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз: https://vk.com/algapatriot

Конкурста катнашу өчен нәрсә эшләргә кирәк? 15-17 март көннәрендә бөтен гаилә белән сайлау участокларына килергә, тавыш бирергә һәм участок фонында бергә фотога төшәргә. Аннары постны «ВКонтакте» һәм/яки «Одноклассники» битләрендә #всейсемьей #всейсемьей02 #алгавсейсемьей хештеглары белән бастырып чыгарырга кирәк.

Ә 4 апрельдә Бөтенрусия конкурсы узачак. Төп бүләк - 100 гаилә сәяхәте. Моннан тыш, проектның партнеры "netprint" компаниясеннән 100 000 гаилә фотокитабы уйнатыла. Традицион рәвештә OZON сатып алу сертификатлары уйнатылачак, ә һәр гаилә проектта катнашучының исемле сертификатын алачак.

Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен всейсемьей.рф сайтында теркәлергә һәм https://vk.com/algapatriot төркемендә яңалыкларны күзәтеп барырга кирәк.

Фото: Үзәк сайлау комиссиясе (ЦИК) матбугат хезмәте

#ВыбираемПрезидента  
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Денис Таваев
Читайте нас