Танылган җырчы Алсу Уфага Уфа дәүләт нефть техник университетының (УДНТУ) 75 еллыгын бәйрәм итүгә киләчәк. Бу хакта югары уку йортының Telegram каналында хәбәр иттеләр.
Җырчы бүген, 15 мартта 16:00 сәгатьтә УДНТУның "Яшьләр" сараенда концерт белән чыгыш ясаячак. Кызы белән бергә чарага әтисе - әлеге югары уку йортының мактаулы шәхесе Ралиф Сафин кайтачак.
- Ралиф Рафилович 2023 ел ахырында УДНТУның тантаналы юбилей чараларында катнаша алмады, әмма туган вузы белән элемтә аның өчен бик мөһим, — дип сөйләделәр вузда.
"Лукойл"ның беренче вице-президенты alma mater өчен бүләкләр әзерләгән, шуларның берсе аның танылган кызы — җырчы Алсуның концерт программасында катнашуы.
Фото: Алсу Сафинаның шәхси архивыннан.