+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 март 2024, 11:10

Бу - зур ышаныч!

Туймазыда яшәүче 18 яшьлек Лолита Хәмидуллина бүген беренче тапкыр сайлау участогына килгән.

Бу - зур ышаныч!Бу - зур ышаныч!
Бу - зур ышаныч!

Кыз Октябрьский нефть колледжының икенче курсында укый. Сайлау көннәрендә аңа җәмәгать күзәтүчесе ролен ышанып тапшыралар.

- Минем бүген дулкынландыргыч көнем: тормышымда беренче Президент сайлаулары. Җәмәгать күзәтүчесе итеп чакырдылар! Мин - блогер. Хәзер тавыш бирәм һәм башка сайлау участогына барам, анда күзәтүче булып эшләячәкмен.

Бу - минем өчен яхшы тәҗрибә. Бу - мин акларга тиешле зур ышаныч. Тагы да зур җаваплылык. Ләкин безнең илдә яхшы, акыллы яшьләр күп, алар җаваплылыкны үз өстенә ала торган игелекле гамәлләргә сәләтле. Кем нәрсә әйтсә дә, минем тавышым мөһим һәм кирәк дип саныйм. Әгәр илдә актив гражданлык позициясе булган кешеләр күбрәк булса, без Русиянең киләчәгенә йогынты ясый алачакбыз, - ди ул.

Лолита яхшы укый һәм үзенең уку йортының җиңел атлетлар командасы өчен чыгыш ясый. Укудан соң нефть институтына керергә планлаштыра, - дип яза "Туймазы хәбәрләре".

Фото: "Туймазы хәбәрләре".

#ВыбираемПрезидента  
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас