+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 март 2024, 04:26

Халык күңелендә якты эз калдырды

Фәһим Шәйхисламов нинди генә вазыйфада да тәү чиратта кешеләр мәнфәгатьләрен хәстәрләде.

Халык күңелендә якты эз калдырдыХалык күңелендә якты эз калдырды
Халык күңелендә якты эз калдырды

Мин сигезенче сыйныфны тәмамлаган 1969 елда ни сәбәпледер яз соңлап килде. Шунлыктан көз дә соңлады. Хәтеремдә, 1 сентябрьдә мәктәпкә бардык. Ә агачлар ямь-яшел яфракта, басуларда арыш урагы да тәмамланмаган иде.

Яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкага башка еллардагыча Тельман исемендәге колхозның партком секретаре Нәбиб абый Хаков яки Ялгызнарат авыл Советы башкарма комитеты рәисе Дидарихак абый Сафин түгел, ә колхоз рәисе Әдип абый Лотфыйрахманов үзе килде.
Әдип абый барлык укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән тәбрикләгәннән соң җәйге каникул вакытында колхозда тырышып эшләгән укучыларга бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырды. Аннары ул урып-җыю эшләренең соңлавы турында сөйләде. Әдип абыйның чыгышында безнең өчен иң кызыклысы шул булды – ул 9нчы сыйныфта дәресләр бер айга туктатылып торуы һәм безне 1 октябрьгә кадәр колхозга эшкә җибәрүләре турында хәбәр итте. Бу хәбәрне без “Ура” кычкырып кабул иттек.


Тантаналы җыелыштан соң Ялгызнарат комплекслы бригадасы җитәкчесе Мәдәви абый Гыйлемҗановны сырып алдык. Күпчелек укучыларны, шул исәптән мине дә, ындыр табагына эшкә билгеләделәр.


Шулвакыт мәктәп ихатасына ашыга-ашыга безнең Яңа Кодаш авылы бригадиры Муллахмәт абый Нуртдинов килеп керде. Ул мине бер як читкә чакырып алды да, авылга, тракторга сабанчы итеп эшкә чакырды. Хәзер күп кеше “сабанчы”ның кем булуын да белми. Без үскәндә авыл хуҗалыгында нигездә “Дт-54” тракторларыннан файдаланалар иде. Аларга биш төрәнле, өч тәгәрмәчле сабаннарны тагып йөрттеләр. Сабанның тимердән ясалган утыргычы булып, сабанчы шуңа утырып йөри иде. Аның бурычы – загон башларында борылган вакытта сабанны күтәртү һәм төшертүдән гыйбарәт иде.
Безнең бәләкәй генә авылда бердәнбер чылбырлы трактор булып, аңарда Фәнәви абый Вәлиуллин белән Әлфир абый Канәфин эшлиләр иде.
Муллахмәт абзый эшне кызу тотты: мине директорыбыз Тимерхан абый Гаскәровка алып кереп, аның да фатыйхасын алдык та, бригадирның ат арбасына утырып, авылга кайтып киттек.


Трактор тимерче алачыгы каршында тора иде. Фәнәви абый аның нәрсәсендер ремонтлап маташа.
— Менә, Фәнәви, сиңа помощник алып кайттым. Хәзер ул кайтып өстен алыштырып, тамак ялгап алсын да, төштән соң Юалык буендагы уңышы җыеп алынган арыш басуын сөрергә чыгарсыз, — дип, Муллахмәт абзый мине тракторчы янында калдырды да, арбасына утырып, каядыр ашыкты.
Төштән соң арыш басуына килдек. Анда чын-чынлап мәхшәр үткән диярсең. Элек безнең якларда колхозлар арышның озын буйлы булып үсүче “Вятка-2” сортын игәләр иде. Андый арыш басуы аша үткән юлда чынлап торып җигүле атның хәтта дугасы да күренми.
Бу басуда арыш озын буйлы булып үскән, ләкин җил-яңгырлар аны егып, ишеп бетергән. Комбайннар аның башакларын гына суктырып алган, ә саламы тулысынча диярлек җирдә калган. Төрәннәрне туфракка батырып йөз метр чамасы да уза алмадык, сабанның астына салам тыгылып, ул шуып бара башлады.
Нишләргә? Сабанның биш төрәне булып, аларның алдында алтөрәннәр дә куелган. Сөргән вакытта алар туфракның өске катламында үскән үләннәрне әйләндереп, зур төрән астына сала. Фәнәви абый белән уйлаштык та, алтөрәннәрнең бишесен дә сүтеп алдык. Трактор кузгалып китте, загон башына да барып җиттек, барысы да яхшы. Тик сөрелгән басу тигез килеп чыкмый. Кичкә кадәр шулай сөрдек. Кичкә табан басу читенә коляскалы “Иж-Юпитер” мотоциклы килеп туктады. Аннан кыскарак буйлы егет төште дә безнең якка атлады. Аның белән тигезләшкәч, Фәнәви абый тракторны туктатып, кабинадан сикереп төште.


Колхозның баш агрономы Фәһим Шәйхисламов белән беренче тапкыр шунда таныштык. Аның Мәчетле районында туып-үскәнен, Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмам-лап, безнең колхозга эшкә килгәнен ишеткәнем бар иде, тик моңа кадәр очрашканыбыз юк иде.
Ул тегеннән өзеп, моннан йолыкканга охшаган басуга карап торды да Фәнәви абыйдан допускын сорады. Фәнәви абый трактор кабинасыннан урталай бүленгән дәфтәр кисәге чыгарды. Агроном аңа нәрсәдер язып, допускны кире бирде дә безнең белән саубуллашып, мотоциклы янына атлады. Без дә эшебезне дәвам иттек.


Кичке 8дә смена алышынды. Фәнәви абый белән җәяүләп авыл ягына атладык.
Яшь агроном килеп эшли башлагач та, колхозның барлык механизаторларына допусклар тапшыра һәм аларның эшен көн саен тикшереп тора. Эшеңне “бишле”гә бәяләсә, көнлек хезмәт хакына өстәп 20 процент, “дүртле”гә — 10 процент түләү аласың.“Өчле”гә — өстәмә түләү юк, ә инде эшең “икеле”лек булса, ул көн өчен бөтенләй хезмәт хакы юк. Безгә бүгенге эшебез өчен “икеле” куелган иде. Мин мондый хәлне бик авыр кичердем, ә Фәнәви абыйның исе дә китмәде.
— Бодай басуларын сөрергә чыккач, Аллаһы боерса, көн саен “бишле” алачакбыз! – дип мине дә юатып куйды.
Әлбәттә, мондый булдыклы агрономны Тельман исемендәге колхозда озак тотмадылар, “Урал” колхозына партком секретаре итеп тәкъдим иттеләр. “Урал”да беркадәр эшләүгә Киров исемендәге колхоз эшчәннәре Фәһим Мөхәммәтхәй улын үзләренә рәис итеп сайлады.
Ул елларда Тәтешле районында авыл хуҗалыгы белгечләренә зур кытлык иде. Партия райкомы тәкъдиме белән Фәһим Шәйхисламовны Свердловск (хәзер Екатеринбург) югары партия мәктәбенә укырга җибәрделәр. Дүрт ел укып, югары белем турында диплом алганнан соң, ул кире районга кайтты һәм партия райкомының оештыру бүлеге мөдире вазыйфасында эшли башлады.


Ләкин ни генә булмасын, ул туган якларын сагына иде. Сагынмаслык та түгел шул! Мәчетле районының гүзәл табигатенә, Әй буйларына кем генә гашыйк түгел икән! Шушы районның Әюп авылында туган Фәһим Мөхәммәтхәй улы кечкенәдән Әйдә коенып, чыныгып үскән.
Тәтешле районында егерме елга якын төрле җаваплы вазыйфаларда эшләп, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган Фәһим Шәйхисламов туган ягы – Мәчетле районына кайтып китте. Биредә дә аны партия райкомына оештыру бүлеге мөдире итеп тәгаенләделәр.
Узган гасырның 90нчы еллары башын күпләр хәтерлидер. Советлар Союзы таркалды, Коммунистлар партиясенең эшчәнлеген туктаттылар. Илдә буталчыклык башланды. Халык көтүчесен югалткан сарык көтүе хәлендә калды, кайсы якка барып сугылырга белмәде. Бу чорда Фәһим Мөхәммәтхәй улына укытучы булып та, хуҗалык җитәкчесе булып та эшләргә туры килә. Ләкин кайда, нинди генә вазыйфада эшләсә дә, үз кыйбласын югалтмый, үз эшенең мәгънәсен гади халык мәнфәгатьләрен яклауда күрә.
2005 елда Фәһим Шәйхисламовны Мәчетле районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсенә баш агроном итеп билгеләделәр. Биредә ул лаеклы ялга киткәнгә кадәр эшләде.


Кырык елдан артык эшләү дәверендә Фәһим Мөхәммәтхәй улы күп кенә Мактау грамоталарына лаек була. Алар арасында үзе өчен иң кадерлеләре — ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Алтын башак” билгесе һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы. Шуңа игътибар итегез, кырык елдан артык хезмәт стажы булган кешенең сыңар медале дә юк. Ә узган гасырның 70-80нче елларында дәүләт бүләкләрен мулдан тараттылар бит. Орден-медальләрне, халык теле белән әйткәндә, “бидрәләп” тараттылар. Бүләкләнүчеләрнең исем-шәрифләрен белдерү өчен гәзит битләре җитми иде. Орден-медальләргә тәкъдим ителүчеләргә документларны партия райкомнарының оештыру бүлеге мөдире әзерли иде. Шунда ел саен бер орден яки медальгә үзен тәкъдим итеп документлар әзерләп җибәрсә дә, беркем бер сүз әйтмәс иде.
— Без югары исемнәр яки дәүләт бүләкләре алу өчен түгел, гади халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен тырыштык, — дип кабатларга ярата Фәһим Мөхәммәтхәй улы. Шул чорда байтак кына еллар партия, Совет органнарында эшләгән кеше буларак, мин аның әйткәннәре белән тулысынча килешәм.
Фәһим Мөхәммәтхәй улы Тәтешле районы халкына кияү буларак та кадерле. Бу яклап ул миңа да бик якын. Чөнки ул безгә тугызынчы сыйныфта тарих укыткан Венера Ахун кызы Солтангалиеваны гомерлек яры итеп сайлады.
Венера Ахун кызы туган авыл Беренче Зиремзи-башның тарихын өйрәнеп, китап чыгарды. Моннан тыш, ул үзе иҗат иткән шигырьләр, нәсерләр һәм хикәяләр тупланган берничә китап авторы да. Якташларыбыз Венера Ахун кызының иҗат осталыгын Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия белән бәһалады.


Бүгенге көндә Фәһим Мөхәммәтхәй улы белән Венера Ахун кызы Мәчетле районы үзәг
е Олы Ыктамак авылында яшиләр. Йорт яны бакчасында җиләк-җимеш үстереп, гөлләргә күмелеп, тормыштан ямь табып көн итәләр.
Утлар, сулар кичтең,
батмадың,
Авыр юллар буйлап
атладың.
Бирешмәдең
җилгә-буранга,
Чын мәгънәсендә кеше
булганга,
дип яза Венера Ахун кызы Фәһим Мөхәммәтхәй улы турында бер шигырендә. Кеше турында шулай төгәл итеп язар өчен гомер юлын аның белән бергәләп үтү мотлактыр ул.
Фәһим Мөхәммәтхәй улы шушы көннәрдә 75 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Гомер бәйрәме белән ихлас котлап, аңа сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас