Боян Стефанов Чуковның Үзбәкстанда һәм Мароккода сайлауларда күзәтүче булып эшләү тәҗрибәсе бар. Безнең республикада ул беренче тапкыр. Ләкин монда үзен өйдәге кебек хис итә.
Өч көн дәвамында Австрия, Шри-Ланка, Индонезия һәм башка илләрдән халыкара күзәтүчеләр Башкортстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында эшләячәк. Чит ил экспертларының бурычлары турында тулырак "Сәлам" эфирында карарга мөмкин.
Карагыз һәм тавыш бирергә килегез. Исегезгә төшерәбез, Русия Президентын сайлаулар бүген, 15 мартта башланды һәм 17 мартка, якшәмбегә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары 8:00дән 20:00гә кадәр ачык.
#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024