+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
15 март 2024, 14:10

ЗАГСтан туры - сайлауга

Чишмә районында кияү белән кәләш язылышканнан соң сайлауга кергәннәр.

ЗАГСтан туры - сайлаугаЗАГСтан туры - сайлауга
ЗАГСтан туры - сайлауга

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров социаль челтәрләрдә сайлау участогына кияү белән кәләш килүе турында сөйләде.

Резеда һәм Николай Спицкийлар бүген туйларын бәйрәм итәләр. Никах теркәлгәннән соң, яңа ир белән хатын шул ук бинада урнашкан сайлау участогына керделәр һәм тавыш бирделәр, дип хәбәр итә «Родник плюс».

- Без гражданлык бурычыбызны яңа статуста үтәдек, - дип уртаклашты Спицкийлар. - Соңыннан бу хакта балаларыбызга сөйләячәкбез.

Район башлыгы яшьләргә бәхетле гаилә тормышы теләде һәм аларны истәлекле вакыйга белән котлады.

Фото: "Родник плюс"

#ВыбираемПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас