+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 март 2024, 07:35

"Бюллетень фотоларын куярга ярамый!"

Уфада "Русия Президентын сайлау-2024" җәмәгать матбугат үзәгендә журналистларның спикерлар белән очрашулары уза.

"Бюллетень фотоларын куярга ярамый!""Бюллетень фотоларын куярга ярамый!"
"Бюллетень фотоларын куярга ярамый!"

Аның майданчыгында чираттагы кунак – юридик фәннәр кандидаты, Хокук институты кафедрасы доценты Игорь Кузнецов сайлаулар турында законнар, тавыш бирү тәртибе һәм башкалар турында файдалы мәгълүматлар белән уртаклашты.

-Сайлауның беренче көненнән ук тавыш бирүчеләрнең кайберләре үзләренең гражданлык бурычын үтәү турында мәгълүматны, фотосурәтләрен социаль челтәрдәге сәхифәсенә куя башлады. Кайберләе хәтта кем өчен тавыш бирүе күрсәтелгән бюллетеньнәренең фотосын куйган – бу сайлаулар турындагы законны бозу дип исәпләнә, - диде Игорь Кузнецов.

– Сайлау бюллетеньнәренә "галочка" куйгач, аны күрсәтергә ярамый. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган - дип белдерде ул.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас