Сайлау участогы рәисе Наталья Шпон билгеләвенчә, сайлауны биредә яшәүчеләр зур түземсезлек белән көткән. Һәр кеше үзенең гражданлык активлыгын күрсәтергә, шул рәвешле илебезнең киләчәгенә йогынты ясарга тиеш, дип исәпли алар.
Ә өч көн дәвамында барасы сайлауларда хәтта аз мобильле гражданнар өчен дә үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек булдырганнар. Бу вакытка “Милосердие”дә бер гаилә булып яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәге тавыш биргән дә инде.