+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 март 2024, 06:30

Сайлауга – гаилә белән!

Архангель районы халкы да сайлауларда активлык күрсәтә. Максим Горький авылындагы урта мәктәп бинасында урнашкан 873нче сайлау участогында да кичәдә бирле җанлылык хакимлек итә.

Сайлауга – гаилә белән!Сайлауга – гаилә белән!
Сайлауга – гаилә белән!
Мондый активлыкка гаҗәпләнәсе юк. Сайлауның илнең иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булуын барысы да яхшы аңлый һәм сайлау участогына гаиләләре, дуслары белән бергәләп киләләр.

Шулай, әлеге участокта тавыш биргән Әлфия һәм Фәрваз Яхшыбаевлар үзләре белән балаларын - 13 яшьлек Илназ, 10 яшьлек Алмаз һәм өч яшьлек Рианнаны да алып килгән.

- Сайлауларга гаилә белән йөрү – безнең күркәм йола. Без мондый чаралардан беркайчан да читтә калганыбыз юк. Балаларыбызны да ияртеп йөртәбез, алар да күреп, гражданлык позицияләрен күрсәтергә өйрәнеп үссен, - ди Әлфия Вәкил кызы.

Әтисенең ышанычлы кулларындагы кечкенә кызчык үзен бик тыныч тота. Бу аңлашыла да: әти-әнисе сабыйларының тыныч һәм имин балачагы, илебезнең бәхетле киләчәген сайлап, үз тавышларын бирде.

Фото: Диана Канафина.

#ВыборыПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас