+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 март 2024, 03:45

Сайлауларда хокук бозулар теркәлмәгән

Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе вазыйфасын башкаручы, Башкортстандагы сайлауларны күзәтү буенча иҗтимагый штаб җитәкчесе Лида Исәргакова Русия Президентын сайлауда тавыш бирүнең беренче көнендә хокук бозулар турында мөрәҗәгатьләр килмәвен хәбәр итте.

Сайлауларда хокук бозулар теркәлмәгәнСайлауларда хокук бозулар теркәлмәгән
Сайлауларда хокук бозулар теркәлмәгән

"Безгә мәгълүмати-техник характердагы 100дән артык шалтырату килде. Безнең белгечләр хокук бозулар турында мәгълүматны теркәмәде. Республикада сайлауларда 3 меңнән артык күзәтүче эшли, мониторинг порталына участокларда ниләр булганы турында 10,1 меңнән артык хәбәр килде", — диде ул.

Шулай да бер студентның сайлау урнасына зыян китерергә омтылышы теркәлгән.

Башкортстанда тавыш бирү барышын Белоруссия, Казахстан, Индонезия, Шри-Ланка, Австрия, Молдова, Сербия, Болгария һәм Гватемаладан халыкара күзәтүчеләр күзәтә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас