+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 март 2024, 05:20

Яше-карты сайлауда активлык күрсәтә

Кырмыскалы районында да сайлауларның беренче көне югары активлык белән үтте. 49 сайлау участогының һәрберсендә диярлек сайлаучылар өчен мавыктыргыч чаралар да үткәрелде.

Яше-карты сайлауда активлык күрсәтәЯше-карты сайлауда активлык күрсәтә
Яше-карты сайлауда активлык күрсәтә
Шулай, Кырмыскалы гимназиясендә урнашкан 2288нче сайлау участогында аеруча күңелле иде. Иртәдән үк күңелле музыка яңгырый, матур итеп киенгән кешеләр тавыш бирергә ашыга, ә мәгариф учреждениесе биләмәсе балаларның шатлыклы авазларыннан шау-гөр килде.

Бу көнне балалар өчен дә бихисап чара үткәрелде: өлкән сыйныфлар районыбызның истәлекле урыннарына сәяхәткә юлланса, башлангыч сыйныфлар өчен - чаңгы ярышлары, ә 6-8нче сыйныфлар өчен “Күңелле стартлар” оештырылды.

Тавыш бирүчеләр дә иртәнге сәгатьләрдә үк сайлау участогына ашыкты. Эшкә баручылар юл уңаеннан гражданлык бурычын үтәп чыкса, пенсионерлар да эшне ахырга калдырмаска булган. Мәсәлән, Рәзимә һәм Гайса Вахитовлар – икесе дә күптән хакы ялда. Үз гомерендә бер генә сайлауны да калдырмаганнар һәм һәрвакыт гражданлык позицияләрен актив белдерә барганнар. Бүген дә алар дөньядагы, ил һәм республикадагы хәл-вакыйгалар белән кызыксынып яши.

Сайлауларга кырмыскалылыларның күбесе гаиләләре белән йөри. Моны исә һәрбер сайлау участогында күзәтергә мөмкин иде. Зөлфирә һәм Рәшит Кәлимуллиннар гаиләсендә дә сайлауларга бергәләп йөрү –күркәм традиция. Уллары Салават Уфа Фән һәм технологияләр университетының 5нче курсында укый. Тавыш бирергә ул туган авылына кайткан. Әйткәндәй, бу көнне башкалада укучы байтак студентлар ил Президентын туган авылларында сайлады.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

#ВыборыПрезидента
#Башкортостан
#БашВыбор2024

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас