+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 март 2024, 05:10

Оста курайчы да булыр әле ул!

Урал Солтанморатов һичкайчан күңел төшенкелегенә бирелми.

Оста курайчы да булыр әле ул!Оста курайчы да булыр әле ул!
Оста курайчы да булыр әле ул!
Кырмыскалы авылында яшәүче Урал Солтанморатов белән район Мәдәният сараенда эшләгәндә таныштым. Ул еш кына бирегә әнисе янына эшкә килә иде.

Уралның шулкадәр матур итеп башкортча иркен сөйләшүенә, ачыклыгына, ихласлыгына, иҗади фикер йөртүенә сокланмый мөмкин түгел. Әле дә урамда очраганда: “Саумысыз, апа!” – дип әллә кайдан сәламли һәм олы кешеләр кебек хәл-әхвәлләрне белешә.
– Көн дә иртән һәм төштән соң саф һавада йөрим, – ди җәй көннәрендә велосипедта, ә кышын җәяүләп йөрергә яратучы Урал.
Әйе, сәламәтлегенә бәйле аның мөмкинлекләре бераз чикләнсә дә, көчле рухлы, сәләтле һәм тырыш егет ул. Район Мәдәният сараенда узган барлык чараларда катнашырга да өлгерә, кашыкчылар ансамбле әгъзасы да. Күптән түгел С. Т. Аксаковның “Ал чәчәк” инклюзив музыкаль спектаклендә төп рольләрнең берсен башкарды. Шулай ук егет башкорт халкының милли музыкаль коралы – курайга да битараф түгел.
– Күптән курайда уйнарга өйрәнәсем килә иде. Моны белеп алган укытучы Имза абзый Биктимеров миңа курай бүләк итте. Үзлегемнән уйнарга өйрәнә башладым, – ди куанычы йөзенә чыккан Урал.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче аналарга килгәндә, алар күпләргә үрнәк булып тора. Бу сабыр җаннар иңнәренә төшкән сынауларны авырсынмый, рух ныклыгы белән тыныч кына күтәрә белә һәм язмыш сынауларына бирешмичә, һәрвакыт алга бара. Уралның әнисе Флүрә Низамова да шундыйлардан.
Яңа туган сабыен тәү тапкыр кулына алган һәм җан әрнеткеч диагнозны ишеткән ананың ниләр кичергәнен, нинди тетрәнүләр аша үткәнен ул үзе генә белә...
Тормыш иптәше мәрхүм булгач, икеләтә авырга төшә Флүрә Галинур кызына. Шулай да ул төшенкелеккә бирелми, арытаба тормыш йөген ялгызы тарта башлый, улының сәламәтлеген ныгытыр өчен барлык көчен, тырышлыгын сала. Әмма көтмәгәндә язмыш аңа тагын бер сынау җибәрә: бертуган сеңлесе каты авырудан якты дөньядан китеп бара. Ялгызмын дип тә тормый, күп тә уйламый, аның улын да үзенә тәрбиягә алырга карар итә.
– Олы улым Тимур – ныклы терәгем. Ул үзе эшләп йөрсә дә, безне дә ярдәменнән калдырмый, туганнарына да үрнәк булып тора, – ди ана.
Шулай итеп, Урал әлеге көндә абыйсы һәм ике туган энесе белән тату, ишле гаиләдә тәрбияләнә, өй шартларында белем ала. Аның үз көченә ышанып, үзен сәламәт рухлы итеп яшәүгә дөрес юнәлеш бирүгә туганнарының өлеше зур.
Ялгыз анага балаларын аякка бастыру, улының сәламәтлеген хәстәрләү өчен тагын да күп юллар үтәсе бар. Моның өчен күпме көч, сабырлык таләп ителә. Ходай Тәгаләнең кодрәте киң, Уралны һәм гаиләсен ярдәменнән ташламас. Һәм, әлбәттә, дәүләт ярдәме дә аларга булышлык итәчәк.

Розалия НАЗАРОВА.
Кырмыскалы районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас