+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 март 2024, 07:55

“Кызыл таң”лы йорт – нурлы йорт

Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче Гүзәлия Корбангулова шулай ди.

“Кызыл таң”лы йорт – нурлы йорт“Кызыл таң”лы йорт – нурлы йорт
“Кызыл таң”лы йорт – нурлы йорт


Хәбәр итүебезчә, «Яңа ел язылу марафоны» һәм «Языл һәм бүләк от» традицион конкурсларының җиңүчеләре БСТ телеканалы эфирында билгеләгәнде. Конкурсларда катнашу өчен «Республика Башкортостан» нәшрият йортына кергән ике басмага (республика, район яки шәһәр гәзите) еллык яки ярты еллык язылу рәсмиләштерергә кирәк иде (конкурста шулай ук гәзитләрнең электрон версияләренә язылучылар да катнашты).
«Языл һәм бүләк от» конкурсы кысаларында туңдыргыч, робот-тузансуырткыч, ноутбук, телевизор һәм кар чистарту машинасы уйнатылды. Ә инде “Кызыл таң” һәм “Стерлитамакский рабочий” гәзитләренә язылучы Гузәлия Корбангулова туңдыру камерасы отты.
Гузәлия Корбангулова халкыбызның кунакчыллыгына хас булганча безне олы кунакны каршылаган кебек каршы алды: ачык йөз, киң күңел, өстәле тулы сый-хөрмәт. Аның шатлыгы бар булмышына чыккан иде.
– Әлеге конкурста җиңүем турында эш урынымда хәбәр иттеләр. Мин ышанмадым һәм иремә шалтыратып, шул көнне килгән гәзиттән карарга куштым. Инде Хәлим дә бу хәбәрнең дөреслеген гәзиттән укып ишеттергәч, ышандым, – ди Гүзәлия Риф кызы.
Гүзәлия Корбангулова утыз биш ел сәламәтлек саклау системасында эшли. Бүген ул Стәрлетамактагы стоматология поликлиникасында баш табибның хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшли.
– “Кызыл таң” гәзите белән балачактан танышмын. Без үскәндә әти-әниебез бик күп гәзит-журнал алдыра иде. Хәтеремдә, гәзит-журналларда басылган шигырьләрне, мәкаләләрне кисеп алып, дәфтәргә ябыштырып бара идем. Гәзит-журналларны кулга алып уку рәхәт, шуңа күрә дә яраткан басмаларыбызга ел да язылабыз.
Язмышым белән бәйле Стәрлетамак районы хәбәрләрен район гәзите аша белеп барырга яратам. Әйткәндәй, “Стерлитамакский рабочий” гәзитендә үткәрелгән конкурста җиңеп, бүләк откан идем инде. Ул чакта район гәзите газны хәвефсез куллану буенча сораулар бастырып, шуларга дөрес җавап бирүчеләрне билгеләгән иде. Җиңүчеләр арасында мин дә булып, шатландым.
Гүзәлия Корбангулова янындагыларга шатлык, яхшы кәеф өләшеп яшәүчеләрдән. Ул җыр-моң, юмор яратучы да икән:
– Яшь чагымда “Һәнәк” журналында берничә юмористик хикәям дә басылып чыккан иде. Гомумән, елмаеп яшәргә кирәк. Мин үзем җырларга яратам. Гаилә дусларыбыз арасында гармунчылар күп, шуңа күрә дә мәҗлесләребез җырлы-моңлы, шаян сүз белән уза. Яңа елда Кыш бабай тунын киеп, танышларымны, дусларымны котлап чыгарга яратам. Клоун костюмы тектем, балаларның туган көннәрендә аларның күңелен күтәрәм, уйнатам, – ди Гүзәлия Риф кызы.
Гүзәлия белән Хәлим Корбангуловларның тату гаиләсендә ике бала тәрбияләнеп үскән. Кызлары Галия гаиләсе белән Стәрлетамакта яши, укытучы булып эшли. Уллары Азамат Себердәге Радужный шәһәрендә гаиләсе белән яши. Корбангуловлар – биш оныклары өчен яраткан картәни белән картәти.
Хәлим Хәбир улы газ җиһазлары буенча слесарь булып эшләп, хаклы ялга чыккан.
Корбангуловлар Стәрлебаш районының Куганакбаш авылындагы туган нигездәге йортның ишеген дә бикле тотмыйлар, ял саен кайтып йөриләр икән.
– Бакчабызда яшелчә-җимеш үстерәбез. Кышкылыкка җиләк-җимештән төрле кайнатмалар ясыйбыз, яшелчә тозлыйбыз, маринадлыйбыз, салатлар эшлибез. Әйткәндәй, “Кызыл таң”дагы киңәшләр сәхифәсендәге аш-су рецептларын еш кулланам. Гәзитегездә аш-суга багышланган рубрика да булса, яхшырак булыр иде, минемчә.
Гәзит һәм журналларга язылылучылар тагын да артсын! Басма матбугат алдырган һәркем туган телебезне саклап калуга да үз өлешен кертә, – ди Гүзәлия Риф кызы.
Әйе, Гүзәлия Корбангулова – бүгенгенең кадерен белеп, булганына шөкер кылып, киләчәккә якты уй-ниятләр белән яшәүче хатын-кыз. Бәлки, шуңа күрә дә бу конкурста аңа уңыш килеп, бәхет елмайгандыр?!

Автор фотосы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас