Әлеге китапханәдә эшләүчеләр ватанпәрвәрлек темасына багышланган чараларны еш үткәрә. Бүгенгесенә Муса Гәрәевның килене Светлана Гәрәева белән "Кызыл таң" гәзите журналисты, "Муса Гәрәев. Биеклектән - бөеклеккә" китабы авторы Зөһрә Исламова, 157нче мәктәпнең кадетлар сыйныфында укучы дүртенчеләр чакырулы иде.
Светлана Гәрәева балаларны Муса Гәрәевның биографиясе белән таныштырды, Геройның тормышы, сугыш чорында булган батырлыгы хакында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде. Гаилә архивында сакланган фотолар экран аша күрсәтелеп тә барылды.
- Хөрмәтле укучылар, Муса Гәрәев үз иленең чын патриоты булган, ул аны чиксез яраткан. Сез дә кадет сыйныфында укыйсыз. Киләчәктә, бәлки, арагызда очучы һөнәрен сайлаучылар да булыр. Үз Ватаныгызны яратыгыз, хөрмәт итегез, - диде Светлана Тимербаевна.
Зөһрә Исламова укучыларны китабы белән таныштырды һәм ни өчен нәкъ аның хакында китап чыгарырга булганы турында сөйләде.
- Якташым, авылдашым Муса Гәрәев белән балачактан горурландым һәм әле дә горурлык хисләре кичерәм. Үз илеңә мәхәббәт, анда яшәгән кешеләрне яратудан, хөрмәт итүдән башлана. Сез дә үзегезнең әти-әниегезне, укыган мәктәбегезне, сыйныфташларыгызны яратыгыз. Бу инде Ватанга карата сөю дигән сүз булачак, - диде Зөһрә Наил кызы.
Аннан соң Светлана Тимербаевна укучыларга "Үлемсез эскадрилья" акциясендә катнашырга тәкъдим итте. Очрашуда катнашучылар кәгазъдән самолетлар ясады. Таратылып бирелгән кәгазъләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан самолет маркалары, аларның очу үзенчәлекләре хакында мәгълүмат та язылган иде. Һәр катнашучы самолетын ясагач, аны "ура" сүзләре белән һавага очырды һәм "очкычлар җиргә утыргач" үзләренә бүләккә алды. Бу акция дә балаларга бик охшады, хәтта кәгазь самолетларның "канатларында" афтограф яздырыр өчен озын чиратка басты.
Әйе, бала күңеленә кечкенәдән нинди орлык чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Әлеге очрашуга килгән дүртенчеләрнең ихлас булуы, бу чарада алган тәэсирләре аларның күңел түрләрендә бәхетле балачак, мәктәп елларының матур бер истәлеге булып сакланыр дигән өмет тудырды.
Фото: Роза Маркина.