+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 март 2024, 03:30

Газ торбасы салынып төшкән иде...

Стәрлетамакта тиешле хезмәтләр тиз арада ремонт эшләрен башкарган.

Газ торбасы салынып төшкән иде...Газ торбасы салынып төшкән иде...
Газ торбасы салынып төшкән иде...

Мартның җиде көнендә Башкортстанга идарә итү үзәгенең “Инцидент-менеджмент” һәм “Дәүләт хезмәтләре. Бергәләп хәл итәбез” кире элемтә платформасы республика халкының 3797 мөрәҗәга­тен теркәгән. Алар узган атнадагыдан 753кә күбрәк.

Юллар буенча 683 мөрәҗәгать килгән, үсеш – 220. Алар, нигездә, юлларны һәм тротуарларны кардан чистартуга кагыла.

Күпчелеге – Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән һәм Туймазы районыннан. Уфада ешрак Совет, Киров һәм Октябрь районнарында яшәүчеләр зарлана. Халыкка башка сораулар да тынгы бирми: юллардагы чокырлар буенча – 93, ремонтлау буенча – 63, юлларны су басу буенча – 45, тротуарларны төзекләндерү буенча 39 хәбәр килгән.

Торак-коммуналь хуҗалык – статистикада икенче урында – 500 мөрәҗәгать. Еш кына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең артык күп булуына зарланалар, идарәче компанияләр эше белән канәгать булмаучылар да байтак. Фатирларны җылыту сыйфатына – кайбер урыннарда артык эссе, кайберләрендә салкын – шикаять белдерүчеләр дә бар. Төзекләндерү буенча мөрәҗәгатьләр саны 64кә артып, 479га җиткән. Күпчелеге – җәмәгать территорияләре буенча.

Мөрәҗәгатьләрнең һәрберсе контрольгә алына, дип хәбәр итәләр ЦУРдан. Мәсәлән, Стәрлетамакта “әзер” этабына тагын бер хәл ителгән вакыйга күчкән: Тукаев урамында газ торбасын ремонтлаганнар. Бу эш шушында яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать иткәннән соң башкарылган. Комментарийны Башкортстанның ЦУР мәгълүмат системалары теркәгән, ә шәһәр хакимияте хезмәткәрләре проблеманы хәл итүгә керешкән.

Газүткәргечнең шәхси хезмәтләндерүдә булуы ачыкланган. “Газпром” хезмәткәрләре участокны тикшергән һәм куркыныч юк, эшләргә мөмкин, дип хәбәр иткән. Аннары Стәрлетамакның “УЖХ” идарәсе хезмәткәрләре, хәрәкәтне чикләп, ремонт эшләрен башлаган. Икенче көнне үк Тукаев урамындагы газ торбасы ремонтланган.

Уфаның Дим районында Мусоргский урамы, 21/1 адресы буенча поликлиника каршындагы парковканы чистартканнар. Юлның кар белән капланганлыгы турында социаль челтәрләрдә шушы бистәдә яшәүче хатын-кызларның берсе язган. Дим районы хакимияте тырышлыгы белән 29 февральдә юл хезмәткәрләре проблеманы хәл иткән.

Моннан ары мөмкинлекләре чикле пассажирлар йөртүче автоһәвәскәрләргә машиналарын Уфада Н. Сабитов исемендәге Балалар музыка мәктәбе янында куярга рөхсәт ителгән. Юл билгесе инвалид баланың берсенең әнисе үтенече буенча куелган. 2 февральдә аның мөрәҗәгатен Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системасы теркәгән. Инцидентны Уфа шәһәре хакимияте эшкә алган. Аннары шәһәрнең Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе хезмәткәрләре күчмә тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, белгечләр “Тукталыш тыелган” юл билгесе белән беррәттән, бу урынга “Инвалидлардан тыш” өстәмә мәгълүмат билгесен урнаштырырга карар иткән.

12 мартта Ясалма корылмаларны ремонтлау һәм карап тоту идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан өстәмә мәгълүмат билгесе куелган, ул “Инвалид” билгесе булган автомобильләргә музыка мәктәбе янында туктарга рөхсәт бирә.

Мәләвездә Шлычков һәм Воровский урамнары киселешендә җыелган карны чыгарганнар. Карлы таулар автомобиль йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә тирә-якны күрергә комачаулавы турында урындагы хатын-кызларның берсе социаль челтәрләрдә язган. Февраль ахырында районның коммуналь хезмәтләре карны төяп чыгарган.
Краснокама районының Олы Әмҗә авылында да юлны чистартканнар. Социаль челтәрләрдәге комментарийны февраль ахырында Башкортстанның ЦУР роботы тоткан. Берничә көннән соң районның юл хезмәтләре авылда юлны чистарткан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас