+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 март 2024, 04:09

Ике авариядә алты кешенең гомере өзелде

Аларның икесе – 5 һәм 3 яшьлек сабыйлар...Караидел районында Бөре – Тастүбә – Сатка юлының 134нче километрында ике бала үлеме теркәлгән коточкыч юл фаҗигасе булган. Авариядә Свердловск өлкәсендә яшәүче 27 яшьлек хатын идарә иткән “Лада Гранта” һәм Мәчетле районында яшәүче 44 яшьлек ир идарә иткән “Nissan Tiida” машиналары бәрелешкән. “Лада Гранта”ның каршы як полосага чыгуы билгеле. Юл һә­лакәте нәтиҗәсендә “Лада”дагы 5 яшьлек малай һәм 3 яшьлек кыз вакыйга урынында үлгән. Руль артындагы хатынны һәм аның ике атналык баласын дәваханәгә озатканнар. Ана кеше нык имгәнгән: баш мие селкенгән, ябык баш сөяге-мие җәрәхәте теркәлгән, ике кабыргасы сынган. Иномарка води­теленә зыян килмәгән.

Ике авариядә алты кешенең гомере өзелдеИке авариядә алты кешенең гомере өзелде
Ике авариядә алты кешенең гомере өзелде

Республика Сәламәтлек саклау министр­лыгының матбугат хезмәтенән хәбәр итүләренчә, “Лада Гранта” белән идарә иткән хатын дәваланудан баш тарткан.
“Үзәк район дәваханәсендә аңа беренче ярдәм күрсәткәннәр, арытаба дәваланудан ул баш тарткан. Ул һәм аның ике атналык сабые канәгатьләнерлек хәлдә булганнар”, – дип аңлаталар ведомствода.

“Лада Гранта”дагы өч бала да махсус кәнәфиләрдә арткы утыргычта булган. Авария мизгелендә “Лада” урталай “өзелә”... Исән калган сабый турында “күлмәктә туган”, диләр, аңа зыян килмәгән. Ике водительне дә алкоголь куллану-кулланмауга тикшергәннәр, икесе дә аек бул­ган. Екатеринбургтан балалары белән килүче хатын юлның хәвефле урынында машинага идарәне югалткан, дип фаразлана.

М-7 “Волга” автоюлының 1323нче километрында, Уфа районының Чернолесовский һәм Николаевка авыллары арасында “Toyota Corolla” һәм “Беларусь” тракторы бәрелешкән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсеннән хәбәр итүләренчә, җиңел автомобиль эчендә бул­ган дүрт кеше дә үлгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, “Тойота” белән трактор бер юнәлештә бара. Бервакыт алар бәрелешә һәм җиңел машина кюветка төшеп китә һәм яна башлый. Шаһитлар шунда ук коткаручыларны һәм хокук саклау хезмәткәрләрен чакырта.

“Автомобиль салонында 4 кеше – 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз булган. Кызганычка каршы, аларның барысы да вакыйга урынында җан бирә. Трактор йөртүчегә беренче ярдәм күрсәтелә”, – дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмә­теннән.
һәлак булган ир белән хатын яңа гына өйләнешкән пар булып чыккан – алар никахларын авариягә бер атна кала теркәгән. Яшь иргә 19-20 яшьләр тирәсе. Бу хакта мәрхүмнәрне белгән кешеләр сөйләгән.

Яшь ир белән хатынны машинадан чыгарырга өлгергәннәр, ләкин алар үлемгә китерүче тән җәрәхәтләре алган булган...

“Тойота”га хатын-кыз идарә иткән. Иномарка хуҗасы алгы утыргычта булган. Бу машина штрафлар буенча ЮХХДИ базасында тора.
Коточкыч фаҗига урынына Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов, тикшерүчеләр һәм экспертлар килгән. Башкортстан прокуратурасы тикшерү барышын контрольгә алган.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас