Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында искиткеч талантлар да бар. Кырмыскалы районының Кабак авылы кызы Индира Ташбулатова – шундыйларның берсе. Таяклар ярдәмендә һәм коляскада хәрәкәт итүенә карамастан, оста итеп рәсем төшерү һәм бию белән шөгыльләнүдән тыш, Бөтенрусия гүзәллек конкурсында Гран-при да яулады әле ул.
Нигәдер “мөмкинлекләре чикле” дибез андыйлар турында. Ләкин аларның күбесе моның белән килешми һәм, киресенчә, “мөмкинлекләрнең чиге юк” икәнен үзләренең тормышы, искитәрлек уңышлары, талантлары, дөньяның яктылыгын, матурлыгын күңел күзе белән күрә белүе белән дәлилли. 16 яшьлек Индира да актив тормыш белән яши һәм күпләргә үрнәк булып тора.
1-7нче сыйныфларда рәсем сәнгате белән шөгыльләнә. Монда аңа укытучысы Ирина Семенова зур ярдәм күрсәтә. Индира зур тырышлык һәм көч салып башкарган искиткеч эшләре белән республика, хәтта бөтенрусия конкурсларында катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар яулый. Ә соңрак талантлы кыз “Рәсем төшерүдә традицион булмаган алымнар” темасы буенча гамәли эш язып, рәсем конкурсында республика буенча икенче урынны ала.
7нче сыйныфтан башлап Индира Уфа шәһәренең 13нче мәктәп-интернатында белем ала. Үзе әйтүенчә, нәкъ шунда ул беренче тапкыр коляскада бию белән таныша. Сәнгатьнең бу төре кызны әсир итә һәм ул тылсымлы бию дөньясына кереп чума. Хәзер инде коляскада бию белән кыз 3 ел дәвамында бик актив шөгыльләнә.
Бу вакыт эчендә Индира үзенең яраткан тренерлары Татьяна Николаевна һәм Александр Николаевич Артамоновлар җитәкчелегендә зур уңышларга ирешә. Бүген ул – коляскада бию буенча бихисап бүләкләр, медальләр һәм кубоклар иясе.
Спорттагы казанышларыннан тыш, Индираның башка өлкәләрдә дә уңышлары байтак. Ул “LITTLE MISS WORLD RUSSIA 2023-РБ” республика конкурсында катнашып, аның нәтиҗәләре буенча “Мисс елмаю” һәм “Мисс Бию йолдызы” исемнәрен яулый. Узган ел декабрьдә Мәскәү шәһәрендә узган Бөтенрусия гүзәллек бәйгесендә катнаша. Индирага анда да уңыш елмая – мәртәбәле бәйгедә ул Гран-при яулый.
Бию, рәсем төшерүдән тыш, Индираның тагын бер яраткан мавыгуы бар – шигырьләр укырга ярата. Бу өлкәдә дә мактанырлык уңышлары җитәрлек – Индира “Ломая барьеры – 2019” VII төбәкара балалар иҗаты фестивалендә катнаша, шулай ук “Созвездие талантов” сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр иҗаты конкурсында “Өлкәннәр һәм балалар” номинациясендә призлы урын яулый.
Киләчәккә искиткеч күркәм уй-хыяллар, матур планнар корып, зур максатлар куеп яши кыз. Үзенең күпкырлы таланты, тырышлыгы, ихтыяр көче белән ул аларны, һичшиксез, тормышка ашырачак. Уңышлары аңа көч-дәрт биреп, яңадан-яңа үрләр яуларга илһамландырып торсын.