+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 март 2024, 07:04

Тугыз баласы калган...

Авариядә үзе гаепле, диләр.

Тугыз баласы калган...Тугыз баласы калган...
Тугыз баласы калган...

Свердловск өлкәсендә фура белән минивэн бәрелешкән юл-транспорт фаҗигасендә җәрәхәтләр алган күпбалалы әти дәваханәдә вафат булган.

Исегезгә төшерәбез: 11 мартта Владимир Р. минивэн руле артында хатыны һәм балалары белән бергә Төмәнгә туганнарына кунакка китеп барган. Алар белән бергә машинада биш кызы һәм тагын дусларының 18 һәм 20 яшьлек балалары була.

Бервакыт алар йөк машинасы белән бәрелешә. ЮХХДИ моңа Владимир үзе гаепле, дип белдерә, ул юл кырыеннан чыкканда хәвефсезлекне тикшермәгән. Ирнең туганнары бу версия белән килешми.

Нәтиҗәдә, иң авыр җәрәхәтләрне нәкъ Владимир Р. ала, аның янбаш сөякләре сынган һәм эчке органнары өзелгән була. Иргә Каменск-Уральск дәваханәсендә операция ясыйлар һәм реанимациягә салалар. Берничә көн табиблар пациентның гомере өчен көрәшә, ләкин җәрәхәтләр бик җитди булып чыга.

Хәзер ятим калган күпбалалы гаиләгә ярдәм бик кирәк.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас