Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров сөйләвенчә, яңа предприятие Башкортстан-Беларусь индустриаль-инвестицион технополисы составына керәчәк беренче проектларның берсе булачак.
- Бу технополис - Беларусь белән хезмәттәшлегебезнең төп проекты. Ул алдынгы инвестицион уртак проектларны берләштерәчәк, ә аны гамәлгә ашыру өчен без «Алга» махсус икътисади зонасын 200 гектарга киңәйтергә һәм 5 индустриаль парк төзергә планлаштырабыз, - диде Андрей Назаров.
Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов билгеләп үткәнчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча «юл картасы» эшләнгән, аны үтәү срокларын төгәл үтәргә кирәк.
- Барлык мәсьәләләрне дә җентекләп карарга кирәк. Бүгенгә Русиядә әйдәп баручы кислоталы аккумулятор батареяләре һәм литий аккумуляторлары өчен сепараторлар җитештерү буенча мондый предприятиеләр юк, шуңа күрә бу базарга керү бик мөһим. Әлбәттә, Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төп параметрлары бар, алар сату һәм кредитлау срокларын билгели, әмма иң мөһиме – базар. "1AK-Group" холдингы белән проект - беренче этап, ә киләчәктә без тагын да зуррак проект турында фикер алышырга ниятлибез. Проектны «Инвестиция сәгате» форматында тәкъдим итү һәм өстенлекле статус алу максатка ярашлы дип саныйм, — дип сөйләде Рөстәм Моратов.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте