Җомга көнне башкаланың "Крокус Сити Холл"ы коточкыч фаҗига — дистәләгән кешенең гомерен өзгән канкоеш урыны булды. Ришат Төхвәтуллин анда үзенең юбилей турының концертларында чыгыш ясарга тиеш булган. Әмма бу вакыйга артистны барлык планлаштырылган шоуларны ашыгыч рәвештә гамәлдән чыгарырга мәҗбүр иткән.
Социаль челтәрләрдә җырчы бу вакыйгага тетрәнүе турында сөйли:
— Бу коточкыч фаҗигадән соң уйлар аның тирәсендә генә әйләнә, - ди Ришат. - Без бүген Мәскәүгә очарга тиеш идек, әмма концертларны гамәлдән чыгарырга туры килде. Бөтен ил шундый коточкыч хәлләр кичергәндә нинди чыгышлар булсын инде!
Җырчы «Крокус Сити Холл» мәйданчыгының аңа аеруча якын булуын әйтте. Анда ул үзенең сәхнәдә 30 еллыгын билгеләп үткән. Соңгы көннәрдәге вакыйгалар башкаручыга бик нык тәэсир иткән:
— Бу безнең һәрберебезгә кагыла, - дип өсти Ришат Төхвәтуллин. - Бу акылсыз дөнья кая бара?! Аллаһы Тәгалә безне сакласын. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер һәм тынычлык телим.
Бөтен Русия кайгыда булганда, концертларын күчерү турында популяр җырчылар Элвин Грей һәм Әнвәр Нургалиев та белдерде.
Фото: Ришат Төхвәтуллинның шәхси архивыннан.