+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 март 2024, 16:05

Башкортстан бөтен ил белән бергә кайгыра…

Башкортстанлылар Мәскәү янындагы терактта һәлак булганнар истәлегенә республикабызда төрле урыннарда үзеннән-үзе барлыкка килгән мемориалларга чәчәкләр алып килә.

Башкортстан бөтен ил белән бергә кайгыра…Башкортстан бөтен ил белән бергә кайгыра…
Башкортстан бөтен ил белән бергә кайгыра…

Уфада берничә урында, Башкортстан шәһәрләрендә, шул исәптән, Стәрлетамак, Нефтекамада, тагын да берничә район үзәгендә, беркем дә махсус оештырып йөрмәсә дә, мемориаллар барлыкка килде. Кешеләр аларга чәчәкләр, балалар уенчыклары алып килә.

Чит илләрдә дә кешеләр безнең илгә теләктәшлек йөзеннән Русия илчелегенә чәчәкләр алып киләләр.

Элегрәк республика Башлыгы Радий Хәбиров карары белән 23 һәм 24 мартта Башкортстанда күңел ачу чаралары гамәлдән чыгарылды.

Хәбәр иткәнебезчә, кичә Русия Президенты Владимир Путин русиялеләргә рәсми мөрәҗәгате вакытында бүген илдә мәтам көне игълан итте.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас