+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 март 2024, 08:18

"Мин аларны "Крокус"та калдырып китә алмадым"(видео)

"Крокус"та гардеробта эшләгән 15 яшьлек Ислам берүзе йөздән артык кешене коткарган.

"Мин аларны "Крокус"та калдырып китә алмадым"(видео)"Мин аларны "Крокус"та калдырып китә алмадым"(видео)
"Мин аларны "Крокус"та калдырып китә алмадым"(видео)

Ислам дәрестән соң әлеге концерт залында эшли. Аларны гадәттән тыш хәлдә нәрсә эшләргә өйрәтәләр. Дөрес, аның шулкадәр ашыгыч булачагын беркем дә көтми.

Ату башлангач, егет кешеләр агымы юлына баса һәм йөгерүчеләрне чыгу ягына юнәлтеп, көйләүче функцияләрен үз өстенә ала.

Бервакыт Ислам күп кенә кешеләрнең чыгу мөмкин булмаган якка чабуын күрә. Ул "Крокус"ка килүчеләрне төтен ерып, күргәзмә аша хезмәт биналарына, ә аннан урамга чыгара. Аның төркеменнән беркем дә зыян күрми.

"Анда 6200 кеше иде. Мин чыгып китсәм, йөзләрчә кеше һәлак булачагын аңладым. Мөмкин булганны эшләдем, аннары кайтып киттем. Үземне герой дип санамыйм", - ди сигезенче сыйныф укучысы.

Геройне өйдә әнисе, 8 яшьлек энесе һәм 3 яшьлек сеңлесе көткән.

- Әнием шаккатты, бик елады. Барысы да күз алдымда. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә шок хәлендә. Минем күз алдымда бер ирне атып үтерделәр, мин бу хакта уйлаудан туктый алмыйм, - дип өстәгән Ислам.

Фото: "Башинформ:

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас