Бу хакта юмор остасы Данир Сабиров социаль четәрдә болай сөйли:
«Дуслар, әйтәләр бит «кайгы ишек шакып килми» дип. Шул ук вакытта бер-берсенә каршы килә торган әйтемнәр дә бар. Ходай «сакланганны саклармын» дигән. «Язмыштан узмыш юк» дип тә әйтәләр. Язмыштан узмыш булмагач, нигә сакланырга соң?
Миңа калса, без барыбыз да Ходай кулы астында. Менә 28 март көнне без дә нәкъ шушы залда булырга тиеш идек. Билетлар да алып куйган идек. Минем үз гомеремдә бер тапкыр да залда утырып «Камеди клаб» караганым юк. «Әнисе, әйдә карап кайтыйк әле, үземә дә алыр идем идеяләр, фикерләр», – дидем. Тик шундый вакыйга килеп чыкты, бу концерт инде булмаячак. Барысы да Ходай кулында. Барыбызның да тормышы Ходай кулында», – дигән Данир.
Аллаһ әмере булмый торып, җирдә бер яфрак та селкенми. Шундый авыр көннәрдә Аны ешрак искә алабыз, соңрак сирәккә калмасын иде.
Фото: Данир Сабировның шәхси архивыннан.